Рөстәм Миңнеханов мигрантлар белән эштә тәртип урнаштырырга кушты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юлламасында, республикадагы эре оешмаларның уңай тәҗрибәсен истә тотып, мигрантлар белән эштә тәртип урнаштырырга һәм аны комплекста алып барырга кирәклеген искәртте.

«Төп бурыч – оешмаларны эшчеләр белән тәэмин итү. Мигрантларның санын чикләү вәзгыятьне шактый катлауландырырга мөмкин», – диде Рәис.

Рөстәм Миңнеханов мигрантларның белем алуын оештыру һәм торак мәсьәләләрен хәл итү белән беррәттән, аларның тәртип саклавын, республикада яшәү кагыйдәләрен, хезмәт килешүе шартларын да контрольдә тотарга кирәклеген искәртте.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре