Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык Юлламасында республикадан махсус хәрби операциядә катнашучыларның кыюлык, ныклык һәм каһарманлык күрсәтүен билгеләп үтте.
«Меңәрләгән татарстанлы махсус хәрби операциядә Ватаныбыз бәйсезлеге һәм куркынычсызлыгы өчен каһарманнарчы көрәшә», – диде Рәис.
Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык Юлламасында Ватан сакчыларының да чакырылуын билгеләп үтте, аларның торып басуларын сорады. Залга җыелучылар батырларны аягүрә басып алкышлады.
«Сез – безнең горурлыгыбыз. Каһарманнарыбызга чиксез зур рәхмәт, алар каршында баш иябез», – диде Рөстәм Миңнеханов.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез