Рөстәм Миңнеханов Татарстандагы туризмның төп үсеш юнәлешләрен атады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юлламасында, Татарстандагы туризмның төп үсеш юнәлешләрен атады.

Рәис сүзләренә караганда, Татарстанда ел саен 4 меңнән артык объект төзекләндерелә. Алар арасында туризм объектлары да шактый. Кама Тамагында, Зәңгәр күлдә эшләр тәмамланган инде, районнарда күпсанлы глэмпинглар ачылган.

«Хәзер тармак үсешенең чираттагы этабына күчәргә кирәк. Ул автосәяхәтләр өчен уңайлы шартлар тудыру, яшел тукталыш һәм су буенда ял зоналары булдырудан гыйбарәт. Зур шәһәр һәм кечкенә салаларда төзекләндерелгән комлыклар да пәйда булырга тиеш», – диде Рөстәм Миңнеханов.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре