Рөстәм Миңнеханов «Татмедиа» агентлыгына: «Халыкның медиаграмоталылыгын арттыру мөһим»

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юлламасында халыкның медиаграмоталыгын арттыруда «Татмедиа» агентлыгының мөһим роль уйнавын билгеләп үтте.

“Халыкка тикшерелгән, объектив мәгълүмат җиткерү, фейк таралуга юл куймау, халыкның медиаграмоталылыгын арттыру мөһим», – диде Татарстан Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов җәмәгатьчелек фикеренең яңа медиа һәм массакүләм мәгълүмат чаралары аша формалшуын билгеләп үтте. «Редакторлар, журналистлар һәм башка медиа эшлеклеләренең җаваплылыгы һәм һөнәри осталыгы җәмгыять кәефен тудыручы мәгълүматның сыйфатын һәм дөреслеген билгели», – диде Рәис.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре