Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов Төркия Сәүдә министры урынбасары белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан гадәттәгечә Төркия белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур әһәмият бирә.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы Сәүдә министры урынбасары Сезаи Учармак җитәкчелегендәге Төркия делегациясе белән очрашты. Очрашу «Казан Экспо»да KazanForum кырларында узды.

Моңа делегацияләрне актив алмашу һәм Төркия Республикасы җитәкчелеге белән җайга салынган багланышлар, Төркиянең Казандагы Генераль консуллыгы һәм сәүдә атташесының һәм Татарстанның Истанбулдагы Тулы вәкаләтле вәкиллегенең нәтиҗәле эше ярдәм итә. Туры авиаэлемтә гамәлдә. Төркия инвесторлары Татарстан белән яхшы таныш.

«Сезнең ил – Татарстанның әйдәп баручы чит ил партнерларының берсе. Без үзебезнең товар әйләнешенә аерым игътибар бирәбез – узган елда ул 4,5 млрд доллардан артып китте», – диде республика Рәисе.

Ул билгеләп үткәнчә, Төркия компанияләре республикага якынча 2 млрд доллар инвестицияләгән. Төбәктә Төркия заводлары уңышлы эшли, шулай ук кунакчыллык объектларын төзү өлкәсендә инвестпроектлар гамәлгә ашырыла.

Рөстәм Миңнеханов Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоганга иң изге теләкләрен җиткерүләрен үтенде һәм Россия-Төркия мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерүгә игътибары өчен рәхмәт белдерде.

Сезаи Учармак KazanForum ны оештыру дәрәҗәсен югары бәяләде һәм Төркиядән катнашу өчен зур делегация җибәрелүен хәбәр итте. «Бу минем Казанга беренче визитым – бай тарихлы гүзәл шәһәр. Сезнең республикада инвесторлар өчен иң уңайлы шартлар тудырылган. Төркия инвестицияләренең шактый күләме нәкъ менә Татарстанга юнәлдерелгән. Ышанам ки, киләчәктә безнең хезмәттәшлек ныгый барыр», – диде Төркия Сәүдә министры урынбасары.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис, "нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре