14 май 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов һәм Марат Хөснуллин «Россия-Оман» бизнес-форумы спикерлары булдылар
Бүген «Россия-Оман» бизнес–форумында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.
-
Яңалыклар
«КазанФорум» кысаларында эшлекле очрашулар дәвам итә
Татарстан Рәисе, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе Рөстәм Миңнеханов чит дәүләтләрнең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчеләре белән очрашты. Очрашу KazanForum кысаларында «Казан Экспо» мәйданчыгында узды. Бу хакта ТР Рәисе Матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
МӨҺИМ
Күперне ныгыту: Казан ышаныч мәркәзенә әверелде
Эшле һәм ашлы җыен. Татарстан башкаласында «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» XVII халыкара икътисадый форумы уза. Быел анда рекорд күләмдә – дөньяның 100 дән артык иленнән кунаклар катнаша. Күз алдына гына китерегез: форумның эшлекле программасы 135 бит (!) тәшкил итә.
-
Яңалыклар
Җитәкчеләр «КазанФорум»да күчемсез милек, архитектура һәм дизайн өлкәсендәге күргәзмәне карады
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин «Россия – Ислам дөньясы: Казан Форум» халыкара икътисади форумы кысаларында уза торган күчемсез милек, архитектура һәм дизайн өлкәсендәге International Property Market халыкара күргәзмәсен карады. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Җәмгыять
Марат Әхмәтов: «КазанФорум» – халыкара хезмәттәшлекнең уникаль мәйданчыгы»
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов Россия һәм Ислам дөньясы илләренең Халыкара хезмәттәшлек күргәзмәсен карады. Күргәзмә «Россия-Ислам дөньясы: КазанФорум» халыкара икътисадый форумы кысаларында уза, биредә инвестиция һәм инфраструктура проектлары, ислам финанслары, кече, урта һәм эре бизнесның сәнәгать продукциясе тәкъдим ителгән.
-
Яңалыклар
Гана Россия белән мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек итәргә тели
Гана Россия белән мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек итәргә тели. Бу хакта «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» XVII халыкара икътисадый форумында Гана–Россия сәүдә һәм элемтәләр үзәге башкарма директоры Джон Аггрей хәбәр итте.
-
Җәмгыять
Фәрит Мөхәммәтшин: «Россиянең мөселман илләре белән хезмәттәшлеге стратегик характерга ия»
Бүген «Россия – Ислам дөньясы: КазаньФорум 2026» XVII халыкара икътисадый форумы мәйданчыгында «Зур Евразия партнерлыгы: үсеш стратегиясе» сессиясе узды, анда катнашучылар Зур Евразия партнерлыгын перспектив күзаллауны формалаштыруга бәйле мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
-
Яңалыклар
Марат Хөснуллин «КазанФорум»да: «Ясалма фәһем эшне тизләтә»
«КазанФорум» кысасында узган сессияләрнең берсендә төзелеш тармагында ясалма фәһемнән файдалану турында сөйләштеләр. Чарада Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин катнашты.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Премьер-министры урынбасары Җәмшид Хоҗаев белән очрашты
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Премьер-министры урынбасары Җәмшид Хоҗаев белән очрашты. Очрашу «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» халыкара икътисадый форумы кысаларында узды. Бу хакта ТР Рәисе Матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Татарстан Рәисе: «Кыргызстан белән үзара хезмәттәшлекне актив үстерүне дәвам итәбез»
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәисенең беренче урынбасары Данияр Амангелдиев белән очрашты. Очрашу «Казан Экспо»да «КазанФорум» кырларында узды.
-
Яңалыклар
Россия Финанс министрлыгы: «Ислам финансларын көйләү даими булырга тиеш»
Россиядә ислам финансларын көйләү даими булырга тиеш. Бу хакта Россия финанс министрлыгының финанс сәясәте департаменты директоры Алексей Яковлев «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» халыкара икътисадый форумында әйтте.
-
МӨҺИМ
Рөстәм Миңнеханов: «Ислам дөньясының мәдәни башкаласы булу – көч-куәт урыны булу дигән сүз»
Мәдәният – кешелек дөньясын берләштерә һәм үзара аңлашу мөмкинлеген тудыра торган көч. Әлеге фикер «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» халыкара икътисадый форумы кысасында узган Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең мәдәният министрлары корылтаенда яңгырады.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов Төркия Сәүдә министры урынбасары белән очрашты
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан гадәттәгечә Төркия белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур әһәмият бирә.
-
Җәмгыять
Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин: «Корбанга чалына торган сарыкка бер яшь тулган булырга тиеш»
Корбан бәйрәме көннәрендә Татарстанда 61 мал чалу мәйданчыгы эшләячәк. Шуларның унҗидесе – Казанда. Киләчәктә башкала читендә махсус зур мәйданчык ачарга ниятлиләр.
-
Яңалыклар
Белгечләр бизнеста ясалма фәһем кирәклеген әйтте
«Ясалма фәһем Сәүдә-сәнәгать палатасы өчен бик авыр тема, чөнки биредә сүз беркайда да таратылырга тиеш булмаган мәгълүматны эшкәртү турында бара».