Бүгенге катлаулы чорда хәләл акчаны ничек табарга? Булган мирасны саклап, аны яңа шартларда баету һәм киләчәк буынга тапшыру өчен ни эшләргә? «КазанФорум»да әнә шул һәм башка сорауларга җавап эзлиләр. «ВТ» хәбәрчесе яңа күперләрнең ничек салынганын күрде.
ИСЕСКО мәйданы
Татарстан башкаласында Мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча Бөтендөнья ислам оешмасының (ИСЕСКО) генераль конференциясе сессиясе узды. ИСЕСКО илләренең мәдәният министрлары карары нигезендә, Казан 2026 елда Ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусына лаек булды. Сүз уңаеннан, моңа бәйле рәсми чаралар да нәкъ менә «КазанФорум» кысасында башланды.
– Барыгызны да 2026 елда Ислам дөньясының мәдәни башкаласы булган Казанда сәламләвемә шатмын, – диде Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов сессиядә катнашканда. – Бу безнең галимнәребезнең, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренең дөнья цивилизациясенә керткән өлешенә югары бәя бирү һәм аларны тану булып тора. Без ИСЕСКО җитәкчелегенә ышаныч белдергәннәре өчен рәхмәтле. Казанда ИСЕСКО Генераль ассамблеясын үткәрү – мәдәни башкала елының мөһим вакыйгасы. Безнең өчен бу кунакларны Россиянең һәм Татарстанның мәдәни мөмкинлекләре, 175 милләт вәкиленең тарихи мирасы һәм республикабызда үзара дус-тату яшәү тәҗрибәсе белән таныштыру мөмкинлеге дә.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россия белән ислам дәүләтләрен ныклы һәм ышанычлы мөнәсәбәтләр бәйли. Алар үзара хөрмәт, тигез хокуклылык, гадел һәм күп полярлы дөнья үсешенә нигезләнгән. «Бу эштә Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча мин җитәкли торган «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме эшчәнлеге ярдәм итә», – диде Татарстан Рәисе.
Чарада узган дүрт елдагы эшчәнлеккә нәтиҗә ясап (моңа кадәр мондый дәрәҗәле чара дүрт ел элек Каһирәдә узган), мәдәни, матди һәм матди булмаган мирасны саклау, яшьләр белән эшләү мәсьәләләренә дә аерым тукталдылар. «Үсеп килә торган буында үз тарихыбызга һәм мәдәниятебезгә хөрмәт тәрбияләү – безнең уртак бурычыбыз. Шул рәвешле генә халыкларның тәңгәллеген саклап калырга һәм дөнья мәдәни мирасының күптөрлелеген тәэмин итәргә мөмкин», – диде Татарстан Рәисе.
Казанда ИСЕСКО генераль директоры Сәлим бин Мөхәммәд Әл Мәлик 2029 елга кадәр кабаттан үз вазыйфасына сайланды.
Келәм, хушбуй һәм торба
«Казан Экспо»да берьюлы берничә халыкара күргәзмә уза. Форумга килүчеләрне иң элек түбәтәйле робот Марат каршы ала. Ничек кенә әле: «Мин яратам сине, Татарстан!» җырын өздереп кенә тора ул. Роботны «Россия – Ислам дөньясы» халыкара күргәзмәсе кысасындагы Татарстан стендында күрергә мөмкин. Берәүләр Мараттан форум чаралары турында сорашса, икенчеләр һава торышын белешә.

Махсуслаштырылган күргәзмәләрне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин һәм Россия төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин да карады. Аерым алганда, кунаклар Kravt h&h девелоперы проектлары, нефть чыгару компаниясе стенды һәм аның социаль проектлары белән таныштылар, алар арасында этник инструментларны һәм этник музыканы торгызу проекты да бар.
Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина республиканың ислам дөньясы илләре белән халыкара хезмәттәшлеге турында сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, соңгы вакытта республиканың ислам илләре белән товар әйләнеше арткан – аңа Татарстанның тышкы товар әйләнешенең 50 проценттан да күбрәге туры килә.
Мордовиядән, мәсәлән, күргәзмәгә үзенчәлекле чыршы уенчыклары алып килгәннәр. «Республикада теркәлгән бренд – зәркән чыршы уенчыклары тәкъдим итәбез. Алар кыйммәтле табигый ташлардан эшләнгән. Шунысы да мөһим: табигый кыйммәтле ташлар үзебезнең төбәктә үк чыгарыла», – дип сөйләде оешманың коммерцияле директоры Елена Фролова. Аның әйтүенчә, мондый уенчыкларның бәясе якынча 1 мең сумнан башлана һәм 100 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин.
Киров өлкәсе күргәзмәдә дүртенче ел катнаша. Быел шул исәптән, уенчыклар белән дә шаккатырмакчылар. Күргәзмәгә милли киемдәге курчаклар алып килгәннәр. Азәрбайҗан стенды тирәсендә баллы су яратучылар җыелган. Чит илдән алма, груша соклары алып килгәннәр. «Без табигый җиләк-җимештән – баллы сулар, яшелчәдән консервация ясыйбыз. Товарны дөньяның 40 лап иленә озатабыз. Ике арадагы хезмәттәшлекне ныгытырга телибез», – ди чит ил кунагы.
Азәрбайҗан вәкилләреннән аермалы буларак, Төрекмәнстан делегациясе –форумның даими катнашучылары. Алар алып килә торган келәмнәр дә күргәзмәнең бизәге булып тора. «Болар барысы да – кул эшләнмәләре. Кайбер келәмнәрне тукып бетерергә ике-өч ел вакыт кирәк. Шуңа күрә арзан да түгел. Иң кечкенәсенең бәясе 1 мең доллардан башлана», – ди делегация вәкиле. Быел күргәзмәгә тәүге тапкыр килгән Оман стенды яныннан да болай гына үтеп китә торган түгел. Чит ил кунаклары һәркемгә хуш исле май сөртергә тәкъдим итә. Беләзеккә тамызган май тамчысы кич белән дә Азия иле турында искә төшереп торды әле.
Быел күргәзмәгә канализация торбасына кадәр алып килгәннәр. «Без иске торбаларны казып алмыйча гына ремонтлау алымын тәкъдим итәбез. Ничек итепме? Заманча технологияләр ярдәмендә искергән торба эчен яңартабыз. Татарстанда әлеге алым өлешчә кулланыла инде», – дип сөйләде Linertec оешмасының проектлар җитәкчесе Денис Сумарев.
Мәртәбәле кунак
«КазанФорум»да катнашу өчен Татарстан башкаласына төрекмән халкының милли лидеры, Төрекмәнстан Халк Мәсләхәте Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов килде. Казан аэропортында дәрәҗәле кунакны гадәттәгечә чәкчәк белән каршы алдылар. Рөстәм Миңнеханов Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән Казан Кремлендә очрашты. Татарстан Рәисе Төрекмәнстан делегациясе җитәкчелегендә форум чараларында мәртәбәле кунак сыйфатында катнашуы, шулай ук Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерүгә аерым игътибары өчен рәхмәт белдерде.
– Без сезгә «КазанФорум»ны хуплавыгыз өчен бик рәхмәтле. Быел зур делегацияне җитәклисез. Гомумән алганда, безнең барлык мәсьәләләрдә дә безгә ышаныч һәм ярдәм күрсәтәсез, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Гурбангулы Бердымөхәммәдов Казанга чакырулары өчен рәхмәт белдерде һәм Төрекмәнстан Президенты исеменнән иң изге теләкләрен җиткерде. «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» халыкара икътисадый форумы инде унҗиденче тапкыр үткәрелә. Елдан-ел халыкара мәйданда зуррак абруй казана бара. Быел Казанның Ислам дөньясының мәдәни башкаласы булуы да сөендерә. Без сезне котлыйбыз», – диде Төрекмәнстан Халк Мәсләхәте Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов белән очрашу вакытында Гурбангулы Бердымөхәммәдов Россия Президенты Владимир Путинга шалтыратты. Төрекмән халкының милли лидеры Казанда икәнлеген әйтте һәм Татарстаннан җылы сәлам җиткерде.
Казанда Гурбангулы Бердымөхәммәдовка Акдусны да күрсәттеләр. Ул алабайны Рөстәм Миңнехановка 2021 елда бүләк иткән иде.
Гөлчәчәкле төшке аш
Форум көннәрендә «Казан Экспо»да ислам илләре яшь пешекчеләренең Юныс Әхмәтҗанов исемендәге халыкара турниры да уза. Быел анда дөньяның 18 иленнән 16 дан алып 25 яшькә кадәрге пешекчеләр катнаша. Форум кунаклары ярышларны күзәтеп кенә калмыйча, турнирда катнашучылар әзерләгән тәм-томнардан сыйлана да ала. Өченче тапкыр үткәрелә торган турнирга яңалык та керткәннәр. «Ярышта катнашучылар саны елдан-ел арта. Быел аның форматын да үзгәрттек. Алдагы елларда катнашучылар бәйгедә тәкъдим ителәчәк ризык, аның технологиясен өйдән әзерләп килсә, быел алар «кара тартма» белән эш итәчәк. Ягъни ризык әзерләячәк азык-төлек исемлеген бәйге башлангач кына беләчәкләр. Уйларга биш минут вакыт биреләчәк», – дип сөйләде Татарстан һәм Казан рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе генераль директоры Галина Шәрәфетдинова.
Төркиядән 23 яшьлек катнашучы Сена Балбайга «кара тартма»дан сөләйман балыгы һәм тавык чыккан. «Кызыл чөгендер белән карпаччо (пешмәгән итне юка кисәкләргә кисеп ясала торган ризык) һәм ташкабак пюресыннан «мендәр»дә сөләйман балыгы пешердем. Бәйге шартлары буенча без милли төшке аш әзерлибез, ягъни милли үзенчәлек булырга тиеш. Балык өстен гөлчәчәк кайнатмасы белән бизәдем. Жюри әгъзалары аны аеруча да мактады», – ди яшь пешекче.
Хатын-кыз карашы
Россиядә яшәүче хатын-кызлар турында фильм да төшермәгәйләре. Бу хакта «КазанФорум»да «Рабыня Изаура» телесериалында төп рольне башкарган Бразилия актрисасы Луселия Сантос әйтте. Ул халыкара икътисадый форум кысасында уза торган «Хатын-кыз карашы» трегында катнаша. Әлеге чара дүртенче ел рәттән Татарстан Дәүләт Советының «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе тәкъдиме белән уза. Луселия Сантос Казан турындагы тәэсирләре белән дә уртаклашты. «Мин биредә беренче тапкыр, шәһәр буйлап бераз йөреп кайтырга өлгердем һәм бик гаҗәпләндем. Казан искиткеч матур шәһәр, мин мондый архитектураны һәм гаҗәеп мохитне күрермен дип көтмәгән идем», – диде ул.

Луселия Сантос Россиядә, шул исәптән Казанда яшәүче хатын-кызлар турында фильм төшерергә теләве турында белдерде. «Миңа зур шәһәрләрдә генә түгел, илнең ерак почмакларында, авылларда яшәүче хатын-кызларның тормышы да кызык. Нәкъ менә алар, мөгаен, мине «Рабыня Изаура» сериалында карагандыр», – диде актриса.
Быел «Хатын-кыз карашы»на дөньяның 22 иленнән кунаклар килгән. «Трек ясалма фәһем мәсьәләләре, замана чакыруларын һәм интеграцияләрне исәпкә алып, яңа икътисадый траекторияләргә багышланган», – диде мәйданчык эше турында Татарстан Дәүләт Советының «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева.
«Урыны уңайлы»
Моңа кадәр Талия Миңнуллина хәбәр иткәнчә, быелгы форумның эшлекле программасы бик бай. Ул аз да түгел, күп тә түгел, 135 бит тәшкил итә. Шуңа күрә рәсми чаралар иртәдән алып кичкә кадәр дәвам итә. Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов Россия Генераль Прокуратурасының панель дискуссиясендә катнашты. Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, Татарстанда инвестицияләр җәлеп итүнең комплекслы системасы төзелгән. «Республикада эшлекле климатны камилләштерү буенча зур эш алып барыла. Биредә төп юнәлешләр булып эшкуарларның хокукларын яклау, хокукый гарантияләрне ныгыту һәм бизнес алып бару мөмкинлекләрен киңәйтү тора. Прокуратура органнары һәм контроль-күзәтчелек структуралары белән тыгыз хезмәттәшлек нәтиҗәсендә без бизнеска административ басымны сизелерлек киметүгә ирештек», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Республика Рәисе билгеләп үткәнчә, инвестиция эше даими контроль таләп итә. «Инвестиция проектларын уңышлы гамәлгә ашыруда детальләргә игътибар итмичә мөмкин түгел. Инвесторны җәлеп итү генә җитми – аңа проектны гамәлгә ашыруның барлык баскычларында да ярдәм күрсәтергә кирәк», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Бүген мәдәният, толерантлык һәм тыныч яшәү – кыйммәтле хәзинә генә түгел, ә тотрыклы үсеш һәм чәчәк ату нигезе дә. Бу хакта Татарстан Рәисе «Әмирлекләр – Россия диалогы: мәдәният, толерантлык, тыныч яшәү» сессиясендә белдерде. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан Россия–Әмирлекләр мөнәсәбәтләрен үстерүдә актив катнаша. «Без партнерларыбыз белән төрле өлкәләрдә, шул исәптән ислам банкингы, хәләл индустрия, мөселман мәгарифе өлкәсендә алдынгы тәҗрибә уртаклашабыз. Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Президенты, Абу-Даби хакиме Шәех Мөхәммәд бән Зәед Әл Нахайянның даими игътибарын тоябыз», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Аның әйтүенчә, Татарстан – Россиянең зур икътисадый һәм мәдәни мөмкинлекләргә ия булган алдынгы, сәнәгать ягыннан үскән, фәнни-мәгариф һәм инновацион төбәкләренең берсе. Республика күп халыклар һәм диннәр өчен туган йорт булып тора. Татарстанның уңайлы географик урыны – Евразия үзәгендә Урта Идел буенда – Көнбатыш һәм Көнчыгыш чикләрен органик рәвештә тоташтырырга мөмкинлек бирде. Нәкъ менә монда 922 елда Идел буе Болгары рәсми рәвештә ислам динен кабул итә. Әлеге вакыйга татар халкының үсешендә, Россиянең әйдәп бара торган диннәренең берсе буларак, исламның аякка басуында гаять зур роль уйнады. Рөстәм Миңнеханов милләтара һәм конфессияара тынычлык һәм татулыкны саклауны Татарстанның эчке сәясәте нигезе дип атады. Традицион конфессияләр – ислам һәм православиенең социаль роле артуын билгеләп үтте. Аларның абруе һәм актив позициясе бүген дини экстремизм таралуга җитди киртә булып тора. Сессиядә катнашучыларга бүләк тә бар – аларга Россиянең яңа тарихында беренче кулъязма – Коръән нөсхәсен тапшырдылар.
Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан Министрлар Кабинеты Рәисенең беренче урынбасары Данияр Амангелдиев белән очрашуда билгеләп үткәнчә, узган ел нәтиҗәләре буенча ике арада товар әйләнеше 182 миллион доллардан артып киткән. «Әмма бездә мөмкинлекләр күпкә зуррак, активрак эшләргә кирәк. Без киләчәктә үзара сәүдә күләмен арттырырга телибез», – диде Татарстан Рәисе.
Төркиянең сәүдә министры урынбасары Сезаи Учармак җитәкчелегендәге Төркия делегациясе белән очрашуда хезмәттәшлекне үстерү турында сөйләштеләр. «Сезнең ил – Татарстанның әйдәп бара торган чит ил партнерларының берсе. Без үзебезнең товар әйләнешенә аерым игътибар бирәбез – узган елда ул 4,5 миллиард доллардан артып китте», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Үзбәкстан Премьер-министры урынбасары Җәмшид Хоҗаев белән очрашуда ике арадагы дустанә мөнәсәбәтләрне алга таба ныгыту, шулай ук уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан Россия белән Үзбәкстан арасындагы дустанә элемтәләр кысасында Үзбәкстан белән хезмәттәшлеккә зур әһәмият бирә.
Фикерле җыен
Форум кысасында «Мирас коды: мәгънәләрнең цифрлы эволюциясе» дип аталган медиафорум да узды. Ул журналистикада һәм медиада яңа технологияләрне куллануга, шулай ук мөмкин булган куркынычларны кисәтү һәм аларга каршы торуга багышланды. «Бүген мәдәни һәм рухи мирасыбызны саклап калу өчен замана казанышларыннан дөрес файдалануга бәйле сораулар да туа. Безнең очрашу бу мәсьәләне хәл итүгә өлеш кертер дип өметләнәбез», – диде Татарстан Рәисе ярдәмчесе, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе урынбасары Марат Гатин. Аның әйтүенчә, Россия һәм ислам дөньясы илләре арасында мәгълүмати хезмәттәшлек елдан-ел киңәя. Әлеге өлкәдә яңа алымнар һәм технологияләр турында фикер алышу өчен нәкъ менә «КазанФорум» төп мәйданга әверелде.

Бүгенге чынбарлыкта аралашуның гадәти ысуллары да үзгәрә. Трендлардан калышмаска һәм аларны милли-мәдәни мирасны саклау өчен җайлаштырырга кирәк, дигән фикер белдерде «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев. «Быел «КазаньФорум»га 29 илдән 400 гә якын журналист килде. Бу чарага бөтен дөньяда зур кызыксыну булуы турында сөйли», – диде ул.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез