Рөстәм Миңнеханов Төзелеш министрлыгына ТКХ челтәрләрен яңартуга бәйле күрсәтмә бирде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юлламасында Татарстан Архитектура, төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына министрлыгына ТКХ челтәрләрен яңарту программасына бәйле күрсәтмә бирде. «Коммуналь инфраструктура объектларының торышы – авырткан урыннарыбызның берсе. Бу челтәрдәге аварияләр саныннан да, халыктан килгән зарларның артуында да күренә», – диде Татарстан Рәисе.

Күптән түгел 2025 елдан республикада ТКХ челтәрләрен яңарту программасы гамәлгә керәчәге билгеле булды. «Моңа һәр район, һәр шәһәр мохтаҗ. Без халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуны макст иткән программаларны алга таба да тормышка ашыруны дәвам итәчәкбез», - диде Рөстәм Миңнеханов.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре