Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юлламасында сәламәтлек саклау тармагындагы иң төп максатларның берсе дип туучылар санын арттыруны атады.
«Безнең төп бурычларның берсе – туучылар санын арттыру. Ел башында Россия Президенты Владимир Путин Казандагы 7 нче номерлы шәһәр хастаханәсе каршында перинаталь үзәк ачты. Биредә елына 8 меңләп бала туа», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Рәисе республикада заманча хастаханәләр, югары технологияле медицина үзәкләре төзелүен билгеләп үтте. Татарстанда ел саен йөзәрләгән медицинасы оешмасы төзекләндерелүне дә искәртте ул.
Бүген республиканың ун районында диспансеризация кысаларында яңа проект тормышка ашырыла – ир-ат белән хатын-кызларның репродуктив сәламәтлеге тикшерелә.
 «Бу проектны бөтен республика күләмендә тормышка ашырырга кирәк», – диде Рөстәм Миңнеханов.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез