Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юлламасында узган ел республикада 35,2 миллион тоннан нефть чыгарылуын, 24 миллион тонна нефть чималы эшкәртелүен билгеләп үтте.
«Республика икътисадының нигезен нефть-газ химиясе комплексы тәшкил итә. Бу тармакның әйдәп баручы компаниясе – «Татнефть» фәнни базасын үстерүне, инвестиция һәм биотехнологияләр, альтернатив энергия чыганаклары кебек өстенлекле юнәлешләрдә эшен дәвам итә», – диде Рәис.
Рөстәм Миңнеханов компаниянең кадрлар әзерләү өчен дә шартлар тудыруын билгеләп үтте.
«Нефть эшкәртүче оешмалар заманча җиһаз һәм технологияләр кулланып, яңа егәрлекләр кертү буенча проектларны тормышка ашыруын дәвам итә», – диде Татарстан Рәисе.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез