«Хөрмәтле татарстанлылар!
Бүгенге көндә меңләгән татарстанлы махсус хәрби операция барышында Ватанны батырларча саклый – без алар белән горурланабыз һәм Җиңүгә ышанабыз! Барлык буын Ватанны саклаучыларга һәм тыл хезмәтчәннәренә ихтирам йөзеннән Татарстан Республикасында игълан ителгән Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышлап республика күләмендә күп чаралар уздырыла, тантаналы шартларда бүләкләр тапшырыла, хәрбиләребезгә һәм аларның гаиләләренә төрле яклап ярдәм күрсәтелә, алгы сызыктан кайткан якташларыбызның мәнфәгатьләрен күздә тотып, уңайлы инфраструктура булдырыла.
Форсаттан файдаланып, читтән куркыныч янау шартларында бердәмлекләре һәм яраткан республикабыз үсешенә өлеш кертүләре өчен барлык татарстанлыларга рәхмәт белдерәм.
Кадерле дуслар!
Әлеге күркәм бәйрәм күңелегездә матур тәэсирләр калдырсын, үз-үзегезгә ышанычыгызны арттырсын һәм яңа уңышларга рухландырсын! Һәммәгезгә бәхет һәм иминлек телим!
Татарстан Республикасы көне мөбарәк булсын! – диелә Республика Рәисе мөрәҗәгатендә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез