Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: «ЭКО ясатканда биоматериал никахлы ир белән хатынныкы булмаса – гөнаһ»

Сәламәтлек – Аллаһы Тәгаләдән кешегә бирелгән иң зур нигъмәтләрнең берсе. Адәм баласы аны һәрчак кайгыртырга тиеш. Әмма көндәлек тормышта еш кына теге яки бу медицина хезмәтен кулланыр алдыннан шик туа. Шуңа бүгенге сәхифәбездә сәламәтлеккә кагылышлы кайбер сорауларга ачыклык кертергә булдык.

Аларга «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җавап бирде.

– Мөселман кешегә донор буларак кан бирергә, плазма тапшырырга ярыймы?

– Әйе, ярый. Бу изгелек кылу санала. Ләкин канны акчага сатарга ярамый. Болай эшләү – гөнаһ. Ник дигәндә, каныбыз – Аллаһныкы. Ул аны безгә вакытлыча биргән. Шуңа күрә аны сатарга хакыбыз юк.

– Җитди чирләр вакытында бер кешегә икенче кеше канын салалар. Бу гөнаһ саналамы?

– Бер кешегә икенче кеше канын салу – изге гамәл. Ләкин ул кан биргән кеше бу гамәле белән үз-үзенә зыян салмаган очракта гына кабул була. Шуңа күрә һәр нәрсәне уйлап эшләргә кирәк.

– Кешегә чит кеше канын салгач, аның язмышы үзгәрә, диләр. Бу чынлап та шулаймы?

– Бу сүзләр дөреслеккә туры килми. Кан салып кына кешенең язмышы берничек үзгәрә алмый. Бу дөньяда бар нәрсә Аллаһы Тәгаләдән килә. Тәкъдиребез, язмышыбыз да аның кулында. Аны үзгәртүче дә, аны хәл итүче дә – Аллаһы Тәгалә.

– Дин ягыннан караганда, йөкле вакытта баланы УЗИдан карау дөресме? УЗИда баланың җенесен белү – гөнаһмы?

– Тикшерелү, анализлар тапшыру динебездә гөнаһ саналмый. Йөкле чакта тапшырылганмы алар, әллә башка чордамы – мөһим түгел. Иң мөһиме: ул кешегә зыян китермәскә тиеш. Әмма шул ук УЗИны кирәксә-кирәкмәсә, эч пошкан саен ясатып тору дөрес түгел. Монда, иң беренче чиратта, бала белән ананың сәламәтлеге турында уйларга кирәк. Баланың җенесенә килгәндә, УЗИ аша аны белү гөнаһ түгел. Әмма ул беркайчан да 100 процент дөрес була алмый. Ник дигәндә, баланы Аллаһы Тәгалә бирә. Аның нинди җенесле туачагын да бары ул гына белә.

– Рәсми саннарга ышансаң, соңгы елларда илдә криоконсервация (ягъни мәни сыекчасын, күкәй күзәнәкне киләчәккә дип катырып кую) очраклары арткан. Мөселман кешегә алай эшләргә рөхсәт ителәме? Динебез ЭКО ысулы ярдәмендә бала табуга нинди мөнәсәбәттә?

– ЭКО хәләл булса, рөхсәт ителә. Ягъни анда кулланылган биоматериал – мәни сыекчасы белән күкәй күзәнәк икесе никахлы ир белән хатынныкы булырга тиеш. Донорныкын куллансалар, ул гөнаһ була. Шуңа күрә биоматериалын киләчәккә дип катырып куючылар да иң беренче чиратта әнә шуннан сакланырга тиеш. Чит кешеләр аны донор буларак кулланса, ул гөнаһлы булачак.

– Ислам динендә сөлек салдыру, хиҗәмә ясату рөхсәт ителәме?

Сөлек салу да, хиҗәмә ясату да динебездә рөхсәт ителә. Хәтта сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләм дә аларны кулланган. Шуңа күрә моның бер гөнаһы да юк. Иң мөһиме – аларны ясаган кешенең табиб белеме булсын. Өч көнлек курсларда, онлайн дәресләрдә генә өйрәнгән кешегә барып, сәламәтлеккә зыян салырлык булмасын.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре