Газетага язылу

Рульгә утырыр алдыннан эчәргә ярамаган дарулар турында аңлатма бирделәр

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы рульгә утырыр алдыннан эчәргә ярамаган дарулар исемлегенә аңлатма бирде һәм әлеге исемлекнең мәгълүмат өчен генә бирелүен искәртте. Аларны эчкәннән соң руль артына утырган өчен дә бернинди җәза янамый, ди белгечләр.

Билгеле булганча, бу көннәрдә социаль челтәрләрдә рульгә утырыр алдыннан эчәргә ярамаган дарулар исемлеге таралды. Анда һәркемнең диярлек кул астында торган дарулар (корвалол, валокордин, «Колдрекс», «ТераФлю», «Антигрипин», «Кетанов», «Спазмалгон» һ.б.) да бар.

Министрлыкта әйтүләренчә, социаль челтәрләрдә таралган дарулар исемлеге норматив акт проекты түгел, аның өчен бернинди чикләү, җәза да каралмаган. «Законда руль артына утырганда эчү тыелган дарулар исемлегендә ул дарулар юк. Интернетта таралган исемлек мәгълүмат өчен генә бирелә», – диелә министрлык хәбәрендә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре