Руслан Габитов: «Биш ел үтте»

Яралы язмышлы ирләр арасында «Риваять» этно-төркеме җитәкчесе Руслан Габитов та бар. Хатыны Луиза моннан биш ел элек бакыйлыкка күчте. Кечкенә улына хәзер 12 яшь, олы кызлары кияүгә чыккан.

Руслан Габитов: «Биш ел үтте»

– Без бик матур хыяллар белән яшәдек. Зур йорт салырга планлаштырдык. Хатыным бөтенебезне барлап торды. Бергә эшләсәк тә, ул үзен күбрәк гаиләгә багышлады. Луизаны югалту бик авыр булды. Балаларым да өзгәләнде, мин дә кайгыга чумдым. Әмма иҗатташ дусларым, якыннарым ярдәм итте. Күземә карап, әни кайчан кайтыр икән, дигән нәни улым, олырак балаларым хакына яшәр өчен көч табылды, – ди Руслан. – Кызым кияүдә. Аның өчен күңелем тыныч. Әнисе вафатыннан соң уң кулым булды ул. Бөтен эшне эшли белеп үскәч, өйдәге җылылыкны саклады. Энеләрен дә карады. Хәзер ике улымны аякка бастыру өчен тырышам. Олысы көллияттә укый инде. Әкренләп яшәргә өйрәндек. Өчәү бергә яшибез.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре