Татарстан Дәүләт Советы депутаты, “Яшь гвардия” хәрәкәтенең Татарстан бүлеген җитәкчесе Руслан Шиһабетдинов республикада үсмерләр тарафыннан кылынган резонанс хәлләр уңаеннан фикерен белдерде.
Билгеле булганча, бу көннәрдә берничә үсмер Чаллының Азатлык мәйданында Георгий тасмаларын мәсхәрә итте, Бөгелмәдә өч үсмер теракт оештырды.
Руслан Шиһабетдинов фикеренчә, мондый аяныч хәлләр башка кабатланмасын өчен үсмерләр арасында ватанпәрвәрлек тәрбияләүгә игътибарны арттырырга кирәк.
– Кызганыч, Советлар Союзы таркалганнан соң күп еллар буе патриотизм сүзен әйтергә оялып яшәдек. Мәктәпләрдә, лагерьләрдә гимн яңгырату да соңгы берничә елда гына гамәлгә керде. Күп кенә илләрдә исә бу инде күптән гадәти күренеш. Без гимнны җырларга оялып яткан вакытта дошман безнең арада инде ниндидер көчләрен тәрбияләргә өлгергән. Шуңа күрә бүген без яшьләр арасында ватанпәрвәрлек тәрбияләүгә, гимн, герб, Георгий тасмасы кебек символларыбызга игътибарны тагын да арттырырга тиеш, – дип саный ул.
Депутат үсмерләр нәрсә эшләгәнен ахыргача аңлап та бетермәгәндер дигән фикердә. Монда күпмедер дәрәҗәдә баласы белән гади генә әйберләрне сөйләшергә, аңлашырга да вакыт таба алмаган замана ата-аналарының да гаебе юк түгел дип саный Руслан Шиһабетдинов.
– Замана куабыз, машина кирәк, фатир кирәк, дибез. Ләкин бала шул чакта еш кына игътибарсыз кала. Ә бит аларга вакытында күпме әйбер аңлатырга, сеңдерергә кирәк. Гомумән, яшьләр белән эшләүчеләргә, укытучыларга да – барыбызга да игътибарлы булырга кирәк. Балаларга акчаның беркайчан да җиңел генә бирелмәвен, төрле шикле тәкъдимнәргә игътибар итмәскә кирәклеген дә һәрчак сөйләп торырга кирәк, – ди депутат.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез