Газетага язылу

Шәһәр көнендә 1,5 мең хезмәткәр тәртип саклаячак

Казанда Шәһәр һәм Республика көнен бәйрәм иткәндә җәмәгать тәртибен Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре, шулай ук Росгвардия һәм хәрбиләр саклаячак. Барлыгы 1,5 мең хезмәткәр җәлеп ителәчәк.

Шәһәр көнендә 1,5 мең хезмәткәр тәртип саклаячак
Фото: Татар-информ

Бу хакта бүген «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе башлыгы полиция полковнигы Ринат Габитов сөйләде.

Аның сүзләренчә, бәйрәм мәйданчыкларына Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсенең җитәкче составыннан җаваплы хезмәткәрләр беркетеләчәк. Шулай ук тәртип саклауга шәхси сак оешмалары хезмәткәрләрен, ирекле халык дружиналары әгъзаларын, муниципаль хезмәткәрләрне һәм хокук саклау оешмалары вәкилләрен җәлеп итәргә җыеналар.

 – Мәйданчыклар койма белән әйләндереп алыначак, килүчеләр агымын көйләү өчен барьер-киртәләр һәм КПП-чатырлар урнаштырабыз. Гражданнарны үткәрү стационар һәм кул металлодетекторлары ярдәмендә оештырылачак. Чаралар башланыр алдыннан территорияләрне этләр белән кинологлар һәм саперлар тикшерә. Кизү хезмәтләрен, тикшерү-оператив төркемнәрне һәм полиция нарядларын көчәйтү каралган. Куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен видеокүзәтү системасы мөмкинлекләре, шул исәптән «Имин шәһәр» аппарат комплексы файдаланылачак, – диде Габитов. – Хезмәткәрләргә массакүләм чаралар уздырыла торган урыннар, янәшәдәге территорияләр һәм мөһим инфраструктура объектлары өстеннән һава киңлекләрен күз уңында тоту йөкләнде.

Моннан тыш бәйрәм көнендә кешеләр күпләп җыела торган урыннарга транспортның рөхсәтсез керүен булдырмау өчен төзелеш блокларын һәм йөк техникасын кулланып хәрәкәтне чикләү каралган. Шулай ук чаралар уздырыла торган урыннарда ашыгыч медицина ярдәме бригадалары һәм янгын сүндерү расчетлары кизү торачак.

«Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе һәм Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан шәһәрдә бәйрәм чаралары тыныч, гадәттән тыш хәлләрсез узсын өчен барлык кирәкле чаралар күрелә», – дип билгеләде Ринат Габитов.

Казан мэры Илсур Метшин, үз чиратында, кеше күп җыела торган төрле чара вакытында куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләсе беренче урында тора, дип ассызыклап узды.

– Казанда кабул ителә торган югары куркынычсызлык чаралары турындагы мәгълүматны шәһәр халкына һәм кунакларына җиткерергә кирәк. Сез бу чараларны аңлап кабул итәрсез дип ышанам, – диде ул.

Утырышта шулай ук җәмәгать транспорты эшенә дә тукталдылар. Һәрвакыттагыча, Шәһәр һәм Республика көнендә Казанның җәмәгать транспорты эш режимы 23:30 сәгатькә кадәр озайтылачак. Алар ял көне графигы буенча йөреячәк. Казан Башкарма комитетының Транспорт комитеты рәисе Алексей Сидоров сүзләренчә, бәйрәм көнендә 12:00 дән 23:30 га кадәр 32 автобус, 5 троллейбус һәм 5 трамвай маршруты эшен көчәйтәчәк. Бәйрәм салюты тәмамланганнан соң, 21 маршрут буенча 44 автобус биреләчәк – алар казанлыларга шәһәрнең барлык районнарына барып җитәргә ярдәм итәчәк. Шулай ук Алексей Сидоров 29 һәм 30 августта муниципаль парковкаларның түләүсез эшләячәген искәртте. Шуны да белеп тору кирәк: Шәһәр һәм Республика көненә багышланган бәйрәмгә әзерлек һәм аны үткәрү вакытында берничә урам вакытлыча ябылачак. Монда сүз Кремль урамы, Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри һәм Зәйни Солтан урамнары турында бара. 30 августта 18:00 дән 23:59 га кадәр Батурин урамында хәрәкәт, шулай ук Меңьеллык мәйданыннан Батурин урамына чыгу юлы ябыла. 30 августта көн буе һәм 31 августта 6:00 сәгатькә кадәр Сибгат Хәким урамының Декабристлар урамыннан Әпсәләмов урамына кадәр булган өлешендә хәрәкәт чикләнәчәк.

– Казанлыларны һәм башкала кунакларын транспорт чаралары хәрәкәтен чикләүгә бәйле вакытлыча уңайсызлыкларга аңлап карауларын һәм бу көнне җәмәгать транспортыннан файдалануларын сорыйбыз, – диде Алексей Сидоров.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре