Шәһәрдән Мамадышка күченгән Йосыповларга 1 миллион 500 мең сумлык сертификат тапшырылды

Район башлыгы Вадим Никитин бу гаиләгә 1 миллион 500 мең сумлык сертификатны тапшырган. Алар Малмыжка авылында йорт салган.

«Яңа муниципаль программа нигезендә Йосыповлар гаиләсе беренче булып йорт төзелешенә субсидия алды!
-Җир кишәрлеген Йосыповлар Малмыжкада сайлады. 2022 елдан аны чистартырга, зур булмаган бакча булдырырга өлгергәннәр, җәйге йорт һәм теплица төзегәннәр, зур булмаган хуҗалык булдырганнар. Хәзер монда җәй генә түгел, даими яшәргә хыялланалар», – дигән Вадим Никитин социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Гаилә башлыгы эретеп ябыштыручы, ә алар безгә бөтен җирдә кирәк, Фәнзия – мәгариф оешмасына эшкә урнашачак. Балалар яңа уку елыннан авыл мәктәбендә укыячак.

Мамадыш районы быел авыл халкына ярдәм итүгә юнәлдерелгән өч яңа муниципаль программаны гамәлгә куйды. Аларның берсе буенча торак төзү яки сатып алу өчен субсидияләр алырга мөмкин, дип хәбәр ителгән иде.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре