Озын яллар дип башны югалтасы түгел! Май бәйрәмнәре алдыннан елдагыча илдә мошенниклар активлашкан. Алар бәйрәм ыгы-зыгысыннан файдаланып калырга тырыша. Бүләк һәм арзан юллама тәкъдим итәләр, хәтта инде бакчачыларны да төп башына утыртмакчылар. Өлкәннәргә аеруча уяу булырга киңәш итә хокук сакчылары.
Әле апрель азагында гына Арчада яшәүче пенсионер карчыкның мошенникларга 7 миллион сум акча күчереп алдануын хәбәр иттеләр. Күп тә үтмәде, Казанда 83 яшьлек бабай, банктагы исәп-хисап счетына куркыныч яный дигән сүзгә ышанып, мошенникларга 1 миллион сум акча күчергән. Май башында башкалада яшәүче тагын бер 70 яшьлек пенсионер шул рәвешле үзе генә алданып калмаган, иптәшен дә иярткән. Алар инвестицияләр ярдәмендә акча эшләргә теләп, 900 мең сум акчасыннан колак каккан. Әле берничә көн элек кенә Бөгелмәдә яшәүче бер әби электр счетчикларын «алмаштыру» өчен машинага дип җыйган акчасын мошенникларга күчергән.
Шуңа күрә ике көннең берендә әби-бабайларны төп башына утырткан мошенниклар өлкәннәрнең күңеле нечкәргән Җиңү бәйрәме көннәрендә аеруча активлашырга мөмкин, дип кисәтә хокук сакчылары. Бу чорда өлкәннәргә Пенсия фонды, Ветераннар советы исеменнән дә ялган хәбәр, шалтыратулар килергә мөмкин.
Соңгы арада мошенниклар «Телеграм»да махсус туристик төркем булдырып, шунда җәйге ялга ялган юлламалар сата башлаган. Аларның бер ишләре фәлән хезмәт өчен акчаны алдан күчереп куюны сорый, икенчеләре исә махсус сылтама аша кереп теркәлергә куша. Һәр ике очракта да кеше алдана. Аерма шунда: мошенникка турыдан-туры акча күчергәндә ул акчасын югалтса, сайт аша кереп теркәлгәндә үзенең шәхси мәгълүматларын да җилгә очырачак. Анысының ни белән тәмамланганын инде барыбыз да яхшы белә. Шуңа күрә хокук сакчылары ялга җыенганда билетларны ышанычлы оешмалардан гына алырга киңәш итә.
Мошенникларда ял гына түгел, бакча кайгысы да. Бу көннәрдә алар бакчачыларга сирәк үсемлек орлыклары тәкъдим итеп хәбәр юллый башлаган. Орлык кайтартам, дип акча күчергәч, сатучының эзе дә калмый, билгеле. Туй сезоны якынлашкан көннәрдә быел өйләнешергә җыенган яшь парларга истәлекле көн өчен матур дата эләктереп калырга да тәкъдим итә башлаган мошенниклар.
– Нинди дә булса хәбәр-тәкъдимгә ышаныр алдыннан башта аның дөреслеген тикшерергә кирәк. Чит кешегә акча күчергәндә дә сак булыгыз, – дип кисәтә хокук сакчылары.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез