Саклыйлар һәм тапшыралар: «Быть, а не казаться» бөтенроссия бәйгесенә нәтиҗә ясадылар

Юл күрсәтүчеләр. «Быть, а не казаться» бөтенроссия бәйгесенә нәтиҗә ясаганда алкышлар тынып тормады. Илнең төрле төбәкләреннән Казанга җыелган катнашучылар һәр җиңүчене аягүрә басып котлады.

Бу бәйге икенче тапкыр уздырыла. Узган ел аның финалы Волгоградта узса, быел Казанга җыелдылар. 70 мең катнашучы арасыннан иң элек 400 ен, инде финалда шулардан 100 ен сайлап алдылар. Аларның патриотик тәрбия бирүдәге алымнары, проектлары башкаларга үрнәк итеп куелачак. Әлеге 100 кеше яшьләр сәясәтенең кадрлар резервына керәчәк һәм бөтен ил буенча остазлык тәҗрибәсен башкаларга да җиткерәчәк.

Җиңүчеләргә иң элек Россия Президенты Администрациясе җитәкчесе беренче урынбасары Сергей Кириенконың котлавын җиткерделәр.

– Әлеге остазлар бәйгесе бик күп кешене берләштерде. Алар арасында мәктәп укучылары да, өлкәннәр дә, СВОда катнашучылар да бар. Ватанны саклаучылар елында һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгында мөһим чара уздырылды. Нәкъ менә остазлар яшьләргә тормышта үз юлын табарга ярдәм итә. Тарихны саклыйлар һәм аны яшь буынга тапшыралар. Хәтер саклау – җәмгыятьне битарафлыктан, онытылудан саклый, безне көчле итә, – диелә тәбрикләү сүзендә.

Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко исә бәйгедә катнашучыларның барысына да рәхмәтен җиткерде.

– «Быть, а не казаться!» конкурсы Президентыбыз Владимир Путин кушуы буенча уза, төрле өлкәләрдәге педагогларны һәм остазларны ачыкларга ярдәм итә. Быел 49 төбәктән 100 җиңүче булды. Шунысы мөһим, алар арасында  геройларыбыз – махсус хәрби операциядә катнашучылар да бар, – диде ул.

Финалга чыккан ике якташыбыз – Илдар Низамиев «Хезмәттә остаз» номинациясендә, ә Владислав Иванов «Яшь остаз»да җиңүче булдылар.

– Мондый бәйгеләр ярдәмендә без Ватанны яратучы һәм аны сакларга әзер булган буын тәрбияләүчеләрне берләштерәбез, – ди Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева. – Көн саен Ватаныбыз өчен башкарган эшләрегез өчен рәхмәт сезгә, – диде ул.

Тәбрикләү тантанасында СВОда һәлак булган Чукотка егете Геннадий Старуновны да искә алдылар. Ул бәйгедә катнашып, финалга чыкканын белеп кала. 38 яшьлек Геннадий ОБЖ укыткан, Мәскәүдә узган «Ел укытучысы» бәйгесендә дә җиңгән. Ул финалга узганын белгәч, шулкадәр шатланып, оештыручыларга хәбәр дә юллаган була. Әмма, кызганыч, һәлак була. Тантанага егетнең әнисе килгән иде.

– Улым СВО турында ике китап чыгарып өлгереп калды. Ватаны өчен утка-суга керергә әзер бала булды. Мин улым белән бик горурланам. Ул һәрвакыт, йөрәгегезне тыңлагыз, дип әйтә иде. Сез дә шулай эшләгез, – ди әнисе Елена.

«Алар яшь буынны Ватанны яратырга өйрәтә. Остазлар арасында махсус хәрби операция катнашучылары, геройлар һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннары аерым урын алып тора. «Быть, а не казаться» җиңүчеләре арасында – 3 Батырлык ордены кавалеры, 5 кеше «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән. Бүген алар үсеп килүче буынга үрнәк булып тора һәм балаларга үзләренең тәҗрибәләрен тапшыра», – диде Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Григорий Гуров.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән милли проект СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет" эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре