Газетага язылу

Саламың түшәлгәнме? «ВТ» журналисты иминиятләштерүнең уңай якларын ачыклады

«Тагын йорт-җирне страховкаларга кирәк. Бер ел вакыт узганын шуннан бел инде». Әни иминиятләштерү вакыты килеп җиткән саен шулай сукранырга ярата.

Саламың түшәлгәнме? «ВТ» журналисты иминиятләштерүнең уңай якларын ачыклады

Авыл халкы йорт-җирен, каралты-курасын күз карасыдай саклауга күнеккән. Шуңа да бу эшкә бик җаваплы карый. Шәһәр халкы да авыллардан калышмый анысы. Ләкин алар күбрәк сәламәтлек һәм балаларны кайгырту яклы. Араларында эт-мәчеләрен, рәсем яки зәркән эшләнмәләрен иминиятләштерүчеләр дә юк түгел. Сүзебез егыласы урынга салам түшәп куючылар хакында.

Кешеләр үзгәрде

Казанда иминият компанияләренең берсендә эшләүче Динара Мифтахова әйтүенчә, элек кешеләр торак, автомобиль һәм медицина чыгымнарын гына иминиятләштерергә тырышса, хәзер халыкның теләкләре шактый үзгәргән.

– Кеше иртәгәсен кайгыртып яшәргә өйрәнә. Үз алдына: «Сәламәтлегем какшаса, мин нинди акчага яшим?» – дигән сорау куя. Шуңа да сәламәтлеген, гомерен иминиятләштерүчеләр саны арта. Элек чит илләрдәге спортчылар, кино йолдызлары гәүдәләренең бер өлешен иминиятләштергән дигән хәбәрләрне ишетеп шакката идек. Хәзер үзебездә дә тавыш, кул, аякларын иминиятләштерүче җырчылар, музыкантлар һәм спортчылар бар. Беренче карашка бик сәер тоелса да, бу кешеләр – алга карап эш итүчеләр. Тавышы беткән җырчы, кулына уен коралы тотып чыгыш ясый алмаган музыкант, аягына баса алмаган спортчы кемгә кирәк? – ди Динара. – Хәтта заводта авыр хезмәттә эшләүче ир-атлар да гомерләрен, сәламәтлекләрен иминиятләштерә. Бүген ике кешенең берсендә ипотекага алынган фатир, кредиты түләнеп бетмәгән автомобиль. Шуңа да акчасыз калудан куркып, егыласы урынына алдан салам түшәп куялар, дисәк тә була. Даими рәвештә зур булмаган сумма түләп, авыр вакытта иминият полисына өмет итә алу аларны безгә килергә этәрә.

Динара Мифтахова беренче карашка сәер булган бер вакыйганы да искә алды. Көннәрнең берсендә ялга барырга җыенган пар мөрәҗәгать итә аларга. Сәфәрләре вакытында кит, косатка күрергә, янартауга менәргә хыялланалар икән. Турист теләп кенә кит, косаткалар су өстенә чыкмаска, һава торышы начар булып, янартауга менә алмый калырга да мөмкин. Моны алар бик яхшы аңлый. Шуңа да ярык тагарак алдында калмас өчен ялларын иминиятләштерергә телиләр икән. Мондый очракларда компания каршы килә.

Белгеч әйтүенчә, хәзер аларга эт-мәчеләрен кайгыртучылар белән дә эшләргә туры килә.

– Без моңа сәерсенеп карамыйбыз. Сорау бар икән, һәрвакыт хезмәт күрсәтергә әзер. Билгеле инде, монда сүз кыйммәтле, токымлы йорт хайваннары турында бара. Хуҗалары өчен алар бик кадерле, шуңа да сәламәтлекләрен кайгырталар, – ди Динара.

Үзеңне кайгырту

Казанда яшәүче Миләүшә Фазуллина исә ел да гаиләсен иминиятләштерә. «Ике улым да спорт белән шөгыльләнә: берсе хоккей уйный, икенчесе –йөзүче. Кызыбыз әле балалар бакчасына гына йөри. Балаларны иминиятләштерү турында улларым спорт белән шөгыльләнә башлагач уйладым. Спортчы имгәнми тормый. Дәвалау кыйммәткә төшә. Ә иминият полисыннан килгән акча иш янына куш булып, ярап куя. Бер гадәткә кергәч, хәзер кирәкме-юкмы дигән сорау да тумый. Быел гаилә программасын сайлап карадык. Санап карасаң, әллә ни күп акча да түгел инде. Быел, мәсәлән, гаиләбезне 500 мең сумга иминиятләштердек. Шуңа 4170 сум акча түләдек. Хоккейчы улым үткән кышта аягын имгәткән иде, аңа 5 мең сум акча күчерделәр. Кара исәп белән без отабыз булып чыга. Нәрсә буласын белмисең, бүген син сау-сәламәт, иртәгә юк», – ди Миләүшә Фазуллина.

Яңалык та бар

Балык Бистәсендә иминият тармагында эшләүче Гөлназ Кадыйрова сөйләвенчә, авыл җирлегендә йорт-җирне өлкән буын иминиятләштерсә, яшьләр балаларын яки үзләрен иминиятләштерү яклы. Ата-аналар беренче чиратта балаларының сәламәтлеге турында кайгырта, бигрәк тә алар спорт белән шөгыльләнсә. Шулай ук аларга җитештерү тармагында эшләүчеләр үзләрен куркыныч очраклардан саклау өчен мөрәҗәгать итә. Гөлназ Кадыйрова әйтүенчә, бәхетсезлек очракларына имгәнү, сыну, пешү, эт тешләү керә. Ә сәламәтлекне иминиятләштергәндә онкология, инсульт, инфаркт кебек авырулар карала. Әлбәттә, кеше полиска кул куйган вакытта сау-сәламәт булырга тиеш. Авыруын яшереп калдырырга тырыша икән, кеше иминият акчасын ала алмый. Чөнки хастаханә белән элемтәгә кереп, барысы да тикшерелә. Ялган иртәме-соңмы барыбер ачыла.

– Быел торакны пилотсыз очу аппаратлары һөҗүме, террорчылык актларыннан иминиятләштерүчеләр артты. Халыкта ихтыяҗ булгач, йортларны иминиятләштерү полисына террорчылык акты һәм диверсия пунктлары да кертелде. Хәтта авылларда яшәүчеләр арасында да каралты-курасын мондый төр куркынычлардан саклаучылар бар, – ди Гөлназ Кадыйрова. – Бу – безнең өчен яңа юнәлеш. Шулай да кешеләргә аңлатып эшләргә тырышабыз. Дрон төшеп шартлый икән, җинаять эше кузгатылган очракта иминият акчасы түләнелә. Халык хәзер бар нәрсәгә дә аек акыл белән карый. Дөрес, өстәмә пунктлар кертү кешенең кесәсенә суга. Шулай да бәхетсезлек очрагында иминият акчасы ярдәм итәчәген дә онытырга ярамый.

Аек акыл

Финанс белгече Фәнис Хөсәенов, кешеләрнең иминиятләштерүгә җаваплы каравын фатир, йортларның кыйммәтләнүе һәм ремонт эшләренең тагын да кесәгә сугуына бәйләп аңлата.

– Иминият очраклары арту беренче чиратта кредитка алынган фатир, йорт һәм автомобильләр саны күбәюгә бәйле. Чөнки кредит рәсмиләштергәндә кешегә иминиятләштерүне мәҗбүри шарт итеп куялар. Аннан баш тартасың икән, процент ставкалары арта. Монда әле күчемсез милекне генә түгел, гомереңне дә иминиятләштерергә туры килә. Кеше кредитларын түләп бетергәч тә, гадәт кала. Ул аның файдалы якларын күрә, – ди Фәнис Хөсәенов. – Икенче сәбәп итеп монда кешенең акчага булган мөнәсәбәте үзгәрүне атап була. Хәзер барыбыз да акча санарга остардык. Сатып алынган йорт һәм фатирга миллионнар сарыф итеп ремонт ясыйбыз икән, аны бәхетсезлек очракларыннан сакларга гына акча табарга тырышабыз. Халык үзен янгын, күршеләрнең суга батыруыннан, караклардан мөлкәтен саклап калу ягын кайгырта. Шулай ук иминият компанияләренә ышаныч та көннән-көн арта бара. Мул тормышта яшәүчеләр күчемсез милкен генә түгел, ә үзләрендә булган картина, тәңкәләр коллекциясен, зәркән эшләнмәләрен иминиятләштерә. Алар байлыгын караклардан саклап калырга тырыша. Сәламәтлекне кайгыртырга кирәклеген аңлаучылар да артты. Яшерен- батырын түгел, авырып китәсең икән, түләүле медицинага мөрәҗәгать итәргә туры килгән очраклар була. Моны без иртәгәге көнне кайгыртып яшәү дип саныйбыз. Иминиятләштерүне җилгә очкан акча буларак караучылар да җитәрлек. Ләкин гаиләдә бер автомобиль, бер фатир яки йорт кына икән, монда аларны саклап калу ягын карау дөрес булыр.

Фикер

Лилия Кәримова, гаилә психологы:

– Соңгы елларда дөньяда вазгыять үзгәрде. Без телибезме-теләмибезме, бу кешенең иминлеге, тормышы һәм сәламәтлегенә турыдан-туры йогынты ясый. Элек болар миңа кагылмый дип яшәсәк. Хәзер куркыныч адым саен сагалаганын бик яхшы аңлыйбыз. Кешеләрне билгесезлек тә куркыта. Нәтиҗәдә борчылу арта. Иминиятләштерү исә – бу хәвефне киметүнең үзенә күрә бер ысулы. Модага иярү генә дип уйламыйм, мөгаен, бу үз-үзеңне кайгырту, үз-үзеңә иртәгәге көнгә ышаныч булдырудыр. Психология өлкәсендәге тикшеренүләр күрсәткәнчә, кешеләр үзенә кадерле булган әйберләрне саклап калырга тырыша. Билгесезлектә таяну ноктасын эзли һәм иминият полисы шундый нокталарның берсе дип саный. Бер яктан, бу –якыннарыңны финанс яклау өчен акыллы адым. Шулай да хафага бирелмәскә һәм моның чыннан да сезгә кирәкме икәнлеген гадел бәяләргә тәкъдим итәр идем.

Кайбер бәяләр

Гаиләне 500 мең сумга иминиятләштерү – 4 мең сум.

Хоккей уйнаучы баланы 100 мең сумга иминиятләштерү – 1410 сум.

Авылда торакны 1 млн 600 мең сумга иминиятләштерү – 8750 сум.

Фатирны 1 млн 650 мең сумга иминиятләштерү – 3630 сум.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре