– Проектның экваторына килеп җиттек. 25 июньнән бирле республика күләмендә «Күрше» фестивале кысасында 196 чара узды. 13 сентябрьгә кадәр тагын 235 чара үткәреләчәк, – дип сөйләде җәйге чаралар турында Татарстан шәһәрләрен үстерү институтының чаралар программасы кураторы Данил Данилов. – Быел «Күрше» фестивалендә 30 меңнән артык кеше катнашты инде. Моны бәйрәмнәрдән соң килгән кайтавазлардан да, фотолардан да күрәбез.
Данил Данилов искә төшергәнчә, быел «Күрше» фестивале кысасында «Күрше. Мирас» юнәлеше дә гамәлдә. «Алты атна дәвамында бәйгегә республиканың барлык районнарыннан 1058 гариза кабул иттек. Шул исәптән «Күрше» фестивале кысасында – 778 проект, быел тәүге тапкыр оештырылган «Күрше. Мирас» юнәлеше буенча 280 проект килде. Нәтиҗәдә 60 җиңүче ачыкланды», – диде ул.
«Күрше» фестивале гадәттәгечә ишегалларында һәм иҗтимагый киңлекләрдә төрле чаралар үткәрүне, күршеләрне очраштыру-аралаштыруны күздә тотса, «Күрше. Мирас»ның мәгънәсе тирәнрәк – ул, исеменнән үк күренгәнчә, киләчәккә мирас туплап калдыруны максат итеп куя. «Фестиваль ярдәмендә кечкенә бәйрәмнәр дә зур үсеш алды, аларда катнашучылар саны артты. Моннан тыш, районнарның үзләренә генә хас бәйрәмнәре барлыкка килде», – диде Данил Данилов.
Мәсәлән, Түбән Камада яшәүчеләр велосипедка күчеп утырган. «Спортлы Түбән Кама» проектында катнашучылар велойөрештә катнашудан тыш, чарага үз велосипедлары белән килеп, биредә үк аны ярышларга әзерли – тәгәрмәчен кабарта, ремонтлый алды. Аларга куркынычсызлык кагыйдәләре турында да искә төшерделәр. Ә аннары бөтен шәһәр педаль әйләндерде», – диде Данил Данилов.
Чаллыда «Паркларда фитнес» проекты кысасында 13 спорт төре буенча 200 ләп чара үткәрү каралган. «Тренировкалар көн саен диярлек оештырыла. Проектның даими катнашучылары да бар инде», – диде Данил Данилов.
«Күрше. Мирас»ка карата да кызыксыну зур. Ул архитектура, мәдәни мирас, театр, халык сәнәгать кәсепләре һәм һөнәрләре, фотография, кино кебек төрле өлкәләрне колачлый. Бу җәйдә «Күрше. Мирас» кысасындагы чаралар республиканың 11 районында узачак.
Төп чараларның берсе – Татарстанның атказанган артисты, җырлар авторы һәм этно-музыкант Зөлфия Камалова истәлегенә багышланган концерт. Ул Казанда 8 августта Камал театры янындагы яр буенда үтәчәк.
– Бу – Зөлфия Камалова иҗатыннан илһам алган музыкантларны, продюсерларны һәм мәдәният әһелләрен берләштерә торган проект. Аның иҗаты татар музыкасын заманча дөнья музыкасына якынайтты һәм яңа буын музыкантлары өчен көчле этәргеч булды, – диде проектның генераль продюссеры Булат Шәймиев.
Аның әйтүенчә, концертта популяр башкаручылар, шулай ук махсус кунаклар – Геннадий Лаврентьев (Мәскәү) һәм Марат Taturas (Уфа) катнашачак. «Зөлфия Камалова – беренчеләрдән булып халыкара дәрәҗәдә киң танылу алган татар җырчысы. Ул Австралиядә, Европада һәм дөньяның башка илләрендә татар мәдәниятен танытты, татар халык музыкасын заманча жанрлар белән оста итеп берләштерде. Нәкъ менә аның иҗади карашы бүгенге яшь музыкантларны татар музыкасы белән төрле тәҗрибәләр үткәрергә, аның яңа формаларын эзләргә илһамландыра», – диде Булат Шәймиев.
«Күрше» фестивале кысасындагы чаралар узмаган районнар турында да онытмыйлар. «Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, республиканың Шәһәрләрне үстерү институты 12 районда татар фатирниклары үткәрәчәк. Алар «Татарстанда җәй» проекты кысасында оештырылачак», – диде Данил Данилов.
Фатирник ул – без белгән квартирникларның яңача форматы, ачык һавадагы музыкаль кичә. Элеккеге кебек, күршеләр җыелышып, шахмат-домино уйнап утырган мохитне булдыру өчен, чара узачак урынны совет чорыннан калган ковёрлар, көнкүреш җиһазлары белән дә бизәячәкләр. Самавыр чәе дә булачак.
Фатирниклар кайда һәм кайчан узачак?
13 август – Лаеш
14 август – Балык Бистәсе
20 август – Питрәч
21 август – Теләче
27 август – Кайбыч
28 август – Тәтеш
3 сентябрь – Әлки
4 сентябрь – Зәй
10 сентябрь – Сарман
11 сентябрь – Мөслим
17 сентябрь – Ютазы
18 сентябрь – Актаныш
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез