“Татарстан студентлары лигасы” президенты Шамил Якупов республикада үсмерләр тарафыннан кылынган резонанс хәлләр уңаеннан фикерен белдерде. Билгеле булганча, бу көннәрдә берничә үсмер Чаллының Азатлык мәйданында Георгий тасмаларын мәсхәрә итте, Бөгелмәдә өч үсмер теракт оештырды.
– Без балалар сәләтләрен ачсын, фән, спорт, иҗат белән шөгыльләнә алсын дип тырышабыз. Мондый хәлләрне күргәч, күңел төшә, билгеле. Миңа калса, алар закон нигезендә җавап бирергә тиеш. Җәзасын алмыйлар икән, бу башка үсмерләр өчен начар сабак булачак, – дип саный Шамил Якупов. – Үсмерләрне җәмәгать эшләренә дә җәлеп итәргә кирәк. Алар өмәләрдә дә катнашсын, шул ук мәдәни мирас һәйкәлләре янын җыештыруга да үз өлешен кертсен. Хезмәт күңелне дә дәвалый ул.
Шамил Якупов фикеренчә, үсмерлек чорында бала әле өлгереп җитмәгән була. Шуңа күрә аның белән идарә итүе дә җайлырак.
– Юклы-барлы 500 сум акчага үсмерләр шундый башка сыймаслык гамәлләр кыла. Мондый хәлләр башка кабатланмасын өчен яшьләрдә ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләүгә игътибарны арттырырга кирәк. Яшьләр министрлыгы белән иҗтимагый оешмаларның гына түгел, мәктәп, техникум, әти-әниләрнең дә уртак бурычы бу, – ди “Татарстан студентлары лигасы” президенты. – Үз илен, республикасын яраткан, ветераннарның, аларның керткән өлешен хөрмәт иткән буын тәрбияләргә кирәк. Хәзер без студентлардан, үсмерләр һәм мәктәп укучыларыннан бу мәсьәләләргә игътибарлырак булуларын сорыйбыз. Ник дигәндә, чит илләрдән килгән яшьләр күп. Өстәвенә, ил-көн дә шундый вазгыять – безне эчтән җимерергә генә торалар. Алар җәмгыятебезнең иң риясыз катламын – балаларыбызны куллана. Шуңа күрә ата-аналарга, укытучыларга, тәрбия эше белән шөгыльләнгән һәркемгә аеруча игътибарлы, балаларның үзләренә дә аң булырга кирәк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез