Казанның Совет районында урнашкан Самосырово чүплеге башка юк. Быел аны бөтенләй юкка чыгарганнар. Бу хакта Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков хәбәр итә. Министр сүзләренчә, 2020 елдан бирле әлеге чүплектән начар ис таралуы турындагы хәбәрләр министрлыкка килеп торган.
– Ул вакытта без начар искә зарланган 300 дән артык шикаять алдык. Бар зарларны тикшерә торгач, әлеге чүплекне бөтенләйгә ябарга, ә анда җыелган калдыклардан файда алырга дигән фикергә килдек. Махсус технологияләр белән ул чүплектән электр энергиясе алып була торган иттек. Чүплек бүген үк энергия бирә ала. Әлегә Казан хакимияте белән ул электр энергиясен кайда кулланып булуны хәл итәбез, – ди министр.
Самосырово чүплеген 2021-2023 елларда бетерү планы куелган иде. Бу эшләр өчен 872,2 миллион сум акча тотылды. Чүплекне юкка чыгару аркасында янәшә яшәүче 343 мең кешенең яшәү шартлары яхшырды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез