Сәрия Сабурская: «Юлламадагы иң мөһим юнәлеш – халыкның тормыш шартларын яхшырту»

Татарстанның Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына еллык юлламасыннан соң фикерләре белән уртаклашты.

– Минемчә, Татарстан Рәисенең Юлламадагы иң мөһим юнәлеш ул – халыкның тормыш шартларын яхшырту. Бу хакта Рөстәм Миңнеханов республикада яшәр, эшләр, гаилә кору, балалар тудыру өчен уңайлы шартлар булсын, диде. Юлламада махсус хәрби операциядә катнашучыларга зур игътибар бирелде. «Меңләгән татарстанлы илебез өчен көрәшә», – диде Рәис. Без аларны да, гаиләләрен дә игьтибар үзәгендә тотабыз. Рәис волонтерлар башкарган эшкә дә игътибар итте. Безнең халык бердәм, нинди генә ярдәм кирәк булса да, шуны башкара. Маскировка челтәрләре үрәләр, үз машиналары белән СВОга ярдәм илтәләр, мичләр ясыйлар, хәрбиләргә кирәк-ярак җыялар. Ирләре, уллары махсус хәрби операциядәге гаиләләрне дә ташламыйлар, – диде Сәрия Сабурская.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре