Россиянең икътисадый тормышында уңай яңалыклар күп түгел. Америкада «җәһәннәм санкцияләре»н кертергә әзерләнәләр. Яңа тыюлар бюджет өчен сизелерлек югалтуларга китерер, диләр. Углеводородлар экспорты тукталмас тукталуын, чималны зур дисконт белән сатарга туры килер. Президент Путин соңгы чыгышларының берсендә төп ставканы төшерүне хупласа да, Үзәк банк андый адымны атламас. «Российская газета» бу уңайдан «Снижение поставят на паузу? Какое решение по ключевой ставке примет ЦБ в июле» дигән язма бирә.
Төп ставканы күтәрү инфляцияне йөгәнләргә булышмый диярлек. Киресенчә, стратегик киләчәктә бәяләрнең яңа күтәрелешен генә гарантияли. Ә менә инвестицияләрне һәм икътисадый активлыкны бугазлап тора. Шуңа карамастан процентларны түбәнәйтү өчен, «Төп ставка, түбәнәй! Бер, ике!» дип армия прапорщигы ысулын куллану гына җитми. Мәскәү фонд биржасының индексы, мәсәлән, соңгы атналарда көн саен диярлек мәтәлчек ата-ата, тарихи түбән дәрәҗәгә – 1917 пунктка кадәр төште. Ә бит 2024 елның 29 февралендә Путин капитальләштерүне ике тапкыр күтәрергә дигән максат куйган иде. Ул чакта биржа индексы 3256 пункт дәрәҗәсендә булган.
Депозитта акча тотучылар банктан акча алу темпын кызулата. Июльнең беренче ике атнасында гына да 513 миллиард сум акча алынган. Банклар бер сәгатькә 1 миллиард сумлык темп белән акча югалта.
Процент капиталына иң нык бәйле тармак – төзелеш тармагы кискен түбәнгә тәгәри. Төзелешне ипотека гына тотып тора. Кредитлау кимедеме, яңа йортларны сафка бастыру да кими. Тармакта бик зур куык кабарды. Аны шартлатсаң, бөтен икътисад түбәнгә сикерәчәк. Торак төзелеше болай да кызу темплар белән түбәнәя. «Российская газета»дан укыйбыз: «Ввод жилья в первом полугодии упал на 18% по сравнению с тем же периодом год назад». Төзелеш тармагы үзенә хезмәт күрсәтә торган тармакларны да кушкач, эчке тулай продуктның 20 процентыннан күбрәк бирә. Аның түбәнәюе – ЭТПның түбәнәюе дигән сүз. Рәсми мәгълүматлар шәхси йортлар төзү кимүен күрсәтә. Тармакны җанландыру өчен янә ипотека бирүне көчәйтергә җыеналар. Куыкның яңа кабаруы аның киләчәктә зуррак тавыш белән шартлавын тәэмин итәчәк. Хәзер үк инде кредитын түләмәүчеләр саны арта.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез