Сиксәненче Җиңү бәйрәмен Балтач районында бердәнбер сугыш ветераны Гыйльван Гыйльмуллин гына исән-имин килеш каршылады. Ул да инде парадта катнаша алмады. Күпсанлы котлауларны, кунакларны атна буе өендә кабул итте. Балалар, башкаладан килгән дәрәҗәле кунаклар, район җитәкчеләре ... бу көннәрдә ветеран өеннән кеше өзелмәде. Ә район күләмендәге чарада исә тыл ветераннары, хәрби хәрәкәтләр ветераннары катнашты.
2025 елның ил күләмендә Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителүе дә оештыручыларга күбрәк мөмкинлекләр ачты кебек. “Җиңү кубогы” дип аталган төрле спорт ярышларында җиңүләр, “Герой әтисе” фотокүргәзмәсе, “Җиңү тәрәзәләре”, күпсанлы мәдәни чаралар бәйрәм алды рухын арттырды. Шул ук вакытта бер төркем актив волонтерларга РФ Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсонның рәхмәт хатлары һәм “Россия волонтерларына” медальләре тапшыруы, Җиңү бәйрәме тантанасында махсус хәрби операциядә катнашучы якташларын бүләкләнү, һәлак булганнарның орден-медальләрен балаларына, якыннарына тапшыру – быелгы бәйрәмнең үзгәлегенә тагын бер дәлил иде. Районкүләм парад та быел машстаблыгы ягыннан аерылып торды.
–Мондый парадта берничә дистә ел катнашам, әмма быелгы кадәр тамашачы җыелганын күргәнем булмады, – ди күп еллар районда җитәкче постларда эшләгән Марат Зарипов.
Тагын бер зур үзгәлек – быелгы парадта атлар, ретро машиналар үтүе тамашачыларда зур хуплау тапса, балалар бакчасына йөрүчеләрнең катнашуы исә бәйрәмнең иң матур бизәгенә әйләнде. Аларның чыгышын мини-парад дип тә бәяләп булыр иде. Парад белән идарә итүчеләре, команда бирүчеләре дә үз араларыннан, сафларда да төрле хәрби киемнәрдән моряклар, танкистлар... бик тырышып, үтә җитди, горур кыяфәттә марш атлап үтте. Аларны өлкән хәрбиләр алыштырды... Сәхнәләштерелгән күренешләр, котлаулар, моңсу, патриотик җырлар... – алар да бәйрәмгә үз төсмерләрен бирде. Чара берничә буынны берләштерә алды.
Җиңү бәйрәме рухы алдагы көннәрдә дә дәвам итте. Шул хөрмәткә веломотойөреш, милли көрәш ярышы үтте, район волонтерлары исә гуманитар йөк белән чираттагы ерак сәфәргә кузгалды.
Җиденче тапкыр үтүче веломотойөрештә генә дә йөзгә якын кеше катнашты. Араларында башлангыч сыйныфта укучылар да, гаиләләре белән катнашучылар да бар иде.
–Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов ел саен катнашучылар алдында чыгыш ясап, аларга хәерле юл телән кала һәм үзе дә һәр елны катнаша. Шулай ук район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Илдар Усманов та бу чарадан читтә калмый. Йөреш Геройлар паркыннан башлана, аннан Ватан сакчылары паркында тукталыш ясала. Без бу йөрешкә сугыш ветераннарын хөрмәтләү, искә алу, патриотик тәрбия бирү белән бергә, балаларда велосипед, мотоциклларда йөрү культурасын тәрбияләү бурычын да максат итәбез, – ди район спорт һәм яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин. – Яшьләр арасында бик популяр чара бу, катнашучылар да елдан-ел арта.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!



Фикер өстәү
Фикерегез