Синоптиклар сентябрь башында һава торышы нинди булачагын хәбәр итте

Август азагында Татарстанда салкынча һава саклана. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +21 градустан югары күтәрелмәячәк. Сентябрь башында исә +23 градуска кадәр җылыта.

Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, чәршәмбе, пәнҗешәмбе – 30 һәм 31 августта көндез һава температурасы +15...+21 градус чикләрендә тирбәләчәк. Төнлә +5...+10 градус. Явым-төшем көтелми диярлек.

Синоптикларның башлангыч фаразлары буенча, җомга һәм шимбә – 1, 2 сентябрьдә көндез +18...+23 градус җылы булачак. Төнлә +7...+12 градус, явым-төшем ихтималы аз.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре