Мисырда ял иткәндә Татарстаннан табиблар гаиләсе һәлак булган! Кичә кич социаль челтәрләрдә шундый хәбәр таралды. Күп тә үтмәде, Ютазы районының Урыссу үзәк хастаханәсе табиблары Кристина һәм Равил Вәлиуллинар турында сүз барганлыгы ачыкланды. Алар ике кызы белән Хургада шәһәрендә ял иткән.
«Сәламәт балаларым өчен рәхмәт»
Баштарак Кристина белән Равил икесе дә үлгән дип хәбәр иттеләр. Соңрак – әниләре исән, кызлары – хастаханәдә, дигән хәбәр таралды. Әмма рәсми рәвештә раслаучы булмады. Ниһаять, бүген «РИА Новости» агентлыгы Россиянең Хургададагы генераль консуллыгына сылтама белән Кристина Вәлиуллинаның исән булуы турында мәгълүмат бирде. «Ул хәзерге вакытта хастаханәдә. Аның ире үлгән», – диелә хәбәрдә.
Кристина белән Равил Вәлиуллиннар Ижау дәүләт медицина академиясендә укыганда танышкан. Моннан алты ел элек Ютазы районының Урыссу бистәсенә күченеп кайткан алар. Кристина – районның баш педиатры, Равил – табиб-анестезиолог булып эшли башлый. Ике кыз үстерәләр. Олы кызлары Лианага – 15, төпчекләре Наиләгә 11 яшь.
Кыска гына вакыт эчендә Вәлиуллиннар абруй казана. Хезмәттәшләре фаҗига турындагы хәбәрләрне бик авыр кичерә. «Бу хәбәрдән әле дә аңга килеп булмый. Бу ике табиб бездә инде ничә еллардан бирле эшли. Икесе дә – искиткеч кешеләр. Ковид чорында да бергәләп күпме кешенең гомерен саклап калдык бит без. Ә аларның үз гомерләре әнә шулай һич уйламаганда кыл өстендә каласы булган икән», – дип көрсенә алар.
Ютазы районы башлыгы урынбасары Зәкуан Ильясов та Вәлиуллиннар турында сүз чыккач: «Шулкадәр кешелекле табиблар алар», – диде. Вәлиуллиннарның ярдәме тигән кешеләрнең дә кичәдән бирле тынычлыгы югалган. «Исән генә була күрсеннәр»! Социаль челтәрләрдә урнаштырылган хәбәр астында һәр комментарий әнә шундый сүздән башлана. Вәлиуллиннарны якыннан белгәне дә, белмәгәне дә шул теләктә бүген.
Урыссуда яшәүче Алсу Гарәфиева Кристина Вәлиуллина турында сөйләп туя алмый.
– Шулкадәр зур хәсрәт. Бу хәбәрне ишеткәннән бирле, исән генә була күрсеннәр, дип телим. Алар кебек кешеләр яшәргә тиеш, алар безгә бик кирәк. Сау-сәламәт балаларым өчен Кристина Эдуардовнага аеруча рәхмәтле мин, – ди Алсу.
Хургадага ялга килгәч, Кристина белән Равил экскурсия батискафына билет алган. Шул рәвешле кызларына бүләк ясап, диңгез төбен күрсәтергә теләгән алар. Бу сәяхәт бәхетле гаилә тормышының астын өскә китерер дип кем уйлаган?!
«Башта өйрәнү дип уйладык»
Хургададагы фаҗигадә исән калган турист, Казан кызы Регина Айметдинова сүзләренә караганда, батискаф бата башлагач, экипаж, ике яктагы ишекләрне ачып, халыкны чыгара. Әмма андагы этеш-төртеш аркасында барысы да чыгып бетә алмый. Ул арада батискаф әйләнеп каплана да төпкә китә.
– Без батискафка керергә иң соңгы булып чират тора идек. Безне әнә шул гына коткарып калды. Шулчак ул кинәт бата башлады. Әле анда бөтен кеше кереп тә бетмәгән, люклар да ябылмаган иде. Без бөтен балаларны понтонга төйи башладык. Батискаф эчендәге кешеләр, су керә башлагач, башта моны «учебная тревога», ягъни өйрәнү дип уйлаган, – ди Регина. – Әмма озакламый алар, эшнең нидә икәнен аңышып, шулай ук балаларны чыгарырга тотынды. Өлкәннәр үзләре дә йөзеп чыга башлады. Иң үзәккә үткәне – понтонда бер генә коткару жилеты да юк иде. Судан чыгарган кешеләрне хастаханәгә озата тордылар. Коточкыч хәл.
Батучыларга ярдәмгә беренчеләрдән булып туристлар төялгән катерлар ярдәмгә килә. Шул рәвешле батискафтагы 29 кеше яр буенча чыгарыла. Бортта барлыгы Россиядән килгән 45 турист булган. Шуларның алтысы үлгән, 13 е яраланган, 24 е шул ук көнне отельгә кайткан. Ике кеше әле һаман хәбәрсез югалган дип санала.
Әле яңа гына Татарстан сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин бу уңайдан рәсми белдерү белән чыкты:
– Урыссу үзәк хастаханәсе баш табибы Светлана Шакирова сүзләренә караганда, хастаханәнең педиатры Кристина Вәлиуллина исән. Моны генераль консуллыкта да расладылар. Баш табиб пелиатр белән телефоннан сөйләшкән. Аның хәле тотрыклы, гомеренә куркыныч янамый. Ике балалары да хастаханәдә. Якын арада Урыссу үзәк хастаханәсе баш табибы Хургадага очачак.
https://vatantat.ru/2025/01/160260/
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез