Мамадыш районының Чаксы авылына кунакка кайткан Николай исемле малайның иртәгә туган көне. Әбисе Татьяна Шипиленко ул суга баткан 14 июнь көнен дә оныгының яңадан бер кат туган көне дип саный. “Хәзер оныгымның туган көне икәү”, – ди ул.
Өч малай – ике бертуган Алексей, Николай һәм аларның икетуганы тагын бер Николай авыл янындагы күлгә баралар.Күперне яңартып куярга дип уйлыйлар. Олырак малайлар эш белән мәш килгәндә, кечкенә Николай күз уңыннан юкка чыга. Николай абыйсы аның суда йөзгәнен күргән була.
– Алексей Николайның әтисе белән әбиебезгә энебезнең югалганын хәбәр итәргә тизрәк өйгә йөгерде. Мин исә, энем йөзеп йөргән җиргә сикердем. Су астыннан аны эзләдем. Таптым бит. Аннары туганымны ярга алып чыктым. Ул суламый да иде инде. Кулдан килгәнчә, селкетергә тырыштым. Ул арада әтисе килеп җитте, – ди коткаручы егет.
Кечкенә Николайның әтисе медик икән. 20 минут аңсыз яткан улына беренче ярдәм ул күрсәтә. Әбисе сөйләвенчә, инде оныгының йөзләре шәмәхәләнгән, суламый да торган була. Тик әтисенең тыршылыгы, Николайның йөрәге тибә башлый. “Ашыгыя Ярдәм” машинасы да тиз килә. Табиблар сабыйны комага җибәрәләр. Алар инде сабыйның хәленең яхшы, үпкәләренең чиста икәнен әйткән. Сабый туган көнен сөенеп каршы ала.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез