«Светофорның кызыл утына чыккан машина йөртүче кызымны харап итте, гафу да сорамады»

Тиздән 18 яшемне бәйрәм итәм, машина йөртү таныклыгы алам, чит илгә ял итәргә барам. Азнакай кызы Айлина Гатауллина шундый матур хыяллар белән яши. Тик туган көненә ике ай кала ул утырган машина фаҗигагә юлыга. 1 ай комада ятканнан соң, ниһаять, күзләрен ачкан Айлинага кабат элекке хәленә кайтыр өчен шактый тырышырга һәм дәваланырга кирәк әле.

– Кызым тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, Чаллыдагы МЧС көллиятенә укырга керде. Ике ел белем алган иде инде. 18 яшен бик көтте. Тик светофорның кызыл утына чыккан машина кызымны харап итте. Ул кеше килеп гафу да сорамады әле. Биш кеше утырган машинага бәрелеп, ничек тыныч яшәргә буладыр, белмим. Кызымның дусларына да зыян килде. Алар хастаханәдә дәваланып чыкты. Айлинаның баш миенә зыян килгән, – дип сөйли әнисе Альбина. – Фаҗига буласы көнне күңелем нидер сизенгәндәй булды. Ул атнада җомга көнне Чаллыга килдем. Кызым дүшәмбе көнне йөртү таныклыгы алу өчен имтихан тапшырасы иде. Шуңа документлар кирәк булды. Бергә Азнакайга кайтыйк, дидем. Эшләре булгач, Чаллыда калды. Чаллыдан чыгып киткәч, юл буе күземнән яшь акты. Бер дә болай булганы юк иде.

Озак та үтми, Альбинага яман хәбәр килә. Айлинаның авариягә эләгүен һәм реанимациядә авыр хәлдә ятуын әйтәләр. Чаллы табиблары кызны сүтеп диярлек җыя. 4 сәгать катлаулы операция ясыйлар. Ә аннары Айлинаны вертолет белән Казанга күчерәләр.

– Ул чакта ниләр кичергәнемне искә дә аласым килми. Бик авыр көннәр иде ул. Җитмәсә, апрель аенда ирем аягын сындырган иде. Тыныч кына өйдә ята алмады. Кызым янына  йөрде. Хәзер әле дә тернәкләнеп бетә алмый. Аягына зыян килгән, – ди Альбина. – Тормыш барысына да өйрәтте. Үз башыңа төшкәч, нык булырга да, бирешмәскә, кешегә күрсәтеп еламаска да өйрәнәсең икән ул. Мин дә шулай иттем. Кызым янында бер дә еламадым. Комадагы кешеләр барысын да ишетеп ята дигәч, үземне сабыр тотым. Бар көчемне җыеп, кызым белән сөйләшә башладым. Җавап булмаса да, ничек яратуымны, тиздән барысы да яхшы буласын сөйләдем. Миңа хәтта табиблар да шакката иде. Башка әниләр елап, үксеп бетә, аңнарын җуялар, сез ничек түзәсез, дип тә сораучысы булды. Әмма мин ниләр кичергәнемне үзем генә беләм. Күз яшьләрен эчкә йотарга өйрәндем.

1 айдан Айлина, ниһаять, күзләрен ача. Әнисен күреп елмайса да, әлегә кадәр сөйләшә дә алмый, ашый да белми. Шунысына сөенәләр: әкренләп баш мие тернәкләнә башлаган. Айлина инде хәзер хисләрен белдерергә тырыша.

– Әлегә Казанда дәваланып өебезгә кайттык. Айлина кебек авыруларны Мәскәүнең бер клиникасында дәвалыйлар икән, – ди Альбина. – Элемтәгә кердек, алар бүген үк дәвалый башларга риза. Тик моның өчен акча кирәк.

Гатауллиннар гаиләсендә әлегә беркем дә эшли алмый. Альбина кызын тәрбияли, иренең исә аягы авырта. Мәскәүдә дәваланыр өчен 2 миллион сумга якын акча кирәк.

– Бер көне 62 мең сумга төшә. Андагы табиблар өметләндерә. Кызыгыз яшь, организмы тиз тернәкләнәчәк, диләр. Ә безнең гомердә дә кешедән акча сораганыбыз булмады. Волонтерлар, әйдә, акча җыяр өчен исәп-хисап счеты ачыйк, дигәч тә, риза булмыйча карыштым. Аннары инде үзебезнең генә көч җитмәсен аңладым, – ди Альбина.

Айлинага ярдәм итәргә теләүчеләр Альбинаның Саклык, Т-банк, Зенит банкы карталарына акча күчерә ала. Карталар 8-917-252-46-33 телефон номерына беркетелгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре