«Татарстан» журналы редакторы Татьяна Вафина СВО зонасында һәлак булган Илнур Габдрахманов турында китап чыгарган. Ул «Призрачный гонщик» дип атала.
– Илнур яу кырыннан бик күп дусларын коткарган кеше. Китабымның берничә битендә мин ул коткарган егетләрнең позывнойларын яздым. Китапны язганда Илнурның үзе белән сөйләшергә насыйп булды. Аның белән аралашкан волонтер кызларны да эзләп таптым. Әнисе, хатыны белән элемтәдә тордым. Хәтта, балачакта синең бик чибәр хатының булачак, өч гомерең бар һәм син утлы җирдә үләчәксең дигән чегәнне дә эзләп тапмакчы булдым. Бөтенесен дә сөйләп бетерә алмыйм, китапны укыгыз, – диде ул.

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев әлеге китапны һәркемгә укырга киңәш итә.
– Әлеге китап тормыштан алынган хәлләр белән чынбарлыкка нигезләнеп язылган. Мин аны шулкадәр тиз укып чыктым, – диде ул.
Илнурның хатыны Диләрә ире белән горурлануын яшерми.
– Илнур үз сүзендә торучы, курку белмәс кеше иде. Армиядән өлкән сержант булып кайткан. Бөтен эшне мең кат уйлап эшли иде. Беркайчан да ашыгып фикер йөртмәде, – ди ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез