СВОда һәлак булган Марат Гайнетдиновның апасы: «Тиз генә хәбәр көтмәгез, дигән иде...»

Апас районында СВОда һәлак булган тагын бер егетне соңгы юлга озаттылар. Урта Балтай авылында туып үскән Марат Гайнетдинов узган елның октябрендә һәлак булган.

Якыннары Марат белән соңгы тапкыр сентябрьдә очраша. 23 яшьлек егет туган авылына ялга кайта.

– Без энем белән гел язышып тордык. Соңгы хәбәрләшкәндә бөтенләй кәефе юк иде. Апа, 1 октябрьдә «алгы сызык»ка керәм, әти-әнигә ничек хәбәр итәргә белмим. Син үзең әйтерсең инде, диде. Тиз генә элемтәгә керә алмаячагын да әйтеп куйды. Йөрәге түзмәгән, әти белән әнигә барыбер шалтыраткан ул. Әни һаман шул сөйләшүне искә ала: «Тиз генә хәбәр көтмәгез, тагын кайчан шалтыратырмын, белмим», – дигән. Энем моңа кадәр бер дә болай төшенкелеккә бирелми иде, бу юлы кәефе юклыгы сизелде, – дип искә ала апасы, «Татарстан – 24» журналисты Илүзә Бикчәнтәева. – Марат 1 октябрьдә «алгы сызык»ка кергән, 7 сендә һәлак булган. Исән калу мөмкинлеге булмаган аның. Бер юлы ике һөҗүмгә дучар булганнар: артиллерия һәм дроннар һөҗүм иткән. 15 октябрьдә хәбәрсез югалганнар исемлегендә иделәр. Без аны булдыра алганча бөтен җирдән эзләдек. Рация аша яраланганын әйтергә өлгергән ул. Тик ярдәм итәргә керә алмыйлар. Ә без барыбер өметне өзмәдек. Исәндер, яралыдыр дип көттек. Әле яши генә башлаган энем арабыздан китеп барды.

Апасы, Маратны бик сагынырмын инде, миңа бигрәк якын һәм газиз ул, ди. Яшь аермалары 6 ел икән.

– Энем кечкенәдән, полициядә эшләячәкмен, бөтенегезне яклаячакмын, дип йөрде. Әни эшкә чыккач, 1,5 яшьлек энемне миңа калдыралар иде. Үзем үстергән бала кебек бит ул! Мин аның ничек тәпи китүләрен, беренче сүзләрен хәтерлим. Йөрәгемнең ничек өзгәләнүен үзем генә беләм. Аңлыйм, әти белән әнигә тагын да авыррак, – ди Илүзә.

Марат мәктәптән соң Казан танк училищесына укырга керә. Аны тәмамлауга егетне махсус хәрби операция зонасына җибәрәләр. Ярты ел саен ялга кайтып тора. Туганнары белән очрашалар, әти-әнисе иң тәмле ризыклар белән сыйлап җибәрә газиз баласын. Тик башка очрашу гына насыйп булмый. Апасы сөйләвенчә, Марат үз үлемен төштә күргән.

– Марат көндәлек алып барган. Төшендә үз үлемен күргән. Шуны язып куйган. Миңа да төш керде: туганнан туган абыем сезгә хәбәр китердем, ди. Йөзе борчулы,  нидер әйтә, тавышы чыкмый, ишетмим икән. Ничә ай билгесезлектә яшәвебезне юраган төш булган, дип аңладым. Энем күпләрнең төшенә ак өйдә, ак киемдә матур булып керә икән. Урыны җәннәттәдер дип ышанам, – ди Илүзә.

https://vatantat.ru/2025/01/161188/

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре