СВОда һәлак булган Рәсүл Кәбиров истәлегенә элмә такта куелды

Кукмара районының Төркәш авылы егете Рәсүл Кәбиров истәлегенә ул укыган Нырты мәктәбенә элмә тактасы куелды. Егет 2023 елның ноябрендә махсус хәрби операция зонасына китә. Әнисе белән соңгы сөйләшү 2024 елның мартында була.

– Алар гаиләдә 6 бала үсте. Рәсүл беренче балам. Бик тырыш, бер эштән куркып тормады. Аның гадилеге, юмартлыгы кече туганнарына үрнәк сыйфат иде. Мин махсус хәрби операциягә китәм дигәч тә, йөрәгем икегә ярылды инде, – дип сөйли әнисе Фәридә. – Хәбәре булмаса да, мин улымны кайтыр дип көттем. Кайтты ул, әмма исән түгел.
Бертуган сеңлесе Айгөл Авзалова исә, абыйсы исемен мәңгеләштергән өчен район, мәктәп җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерде.

– Мәктәбебездә шундый тарихи вакыйгада катнашу безнең өчен бик ямансу булса да, шундый зур эш эшләүләре күңелне сөендерә. Әлеге такталардагы батырлар һәрвакыт безнең күңелләрдә, мәңге онытылмаслар, алар - безнең тарих! Әлеге такталарны элү идеясын башлап җибәргәннәре, хуплап алганнары һәм бүгенге көндә матур итеп тормышка ашырган өчен мәктәп җитәкчелегенә, аның директоры Харис Фәләховка, иганәчеләргә, сыйныфташларына рәхмәт, – ди Айгөл Авзалова. – Абый белән безнең яшь аермабыз бер генә яшь иде. Без балачактан бергә булдык. Кечкенә чакта мин сеңел булып йөрсәм, абыйның авыр вакытларында аңа апа да була белдем. Бик эчкерсез, бер кешегә бер авыр сүз әйтмәс, һәр туганын якын күргән олы абый, олы бала булу ролен миңа бик иртә тапшырып китте.

Рәсүлнең сыйныф җитәкчесе Дамира Вәлиева да аның хакында бары тик җылы сүзләр генә әйтә.
– Ишле гаиләдә үскән баланың күңеле башка төрле аның. Ул калган туганнарын яклаучы, саклаучы да. Күңеле тулы яхшылык иде. Ул гел башкаларга ярдәм итәргә тырышты. Герой укучым белән горурланам, – диде ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре