Шушы көннәрдә "Балтач" спорт комплексында аның истәлегенә кул көрәше буенча турнир үткәрелә. Норма авылы егете, беренче дулкын мобилизация белән хәрби хезмәткә китеп, ике ел элек һәлак булган сержант Фәнзил Шакиров истәлегенә мондый ярышлар икенче ел рәттән үткәрелә инде.
– Фәнзил үзе дә яшь чакта кул көрәше белән шөгыльләнгәч, аның истәлегенә нәкъ менә шундый ярыш үткәрәсе килде. Үткән ел ниятемне курка-курка гына район җитәкчеләренә җиткергән идем, алар хуплап алды. Бик күп кешеләр ярдәм күрсәтте. Беренче елында ук ул бик оешкан төстә үткән иде, шуңа күрә дәвамлы буласына шикләнмәдем дә, - ди җәмәгате Зөлфия ханым. - Быел да бик оешкан төстә үтте.
Гадәттәгечә, яшүсмер кызлар-малайлар арасыннан иң көчлеләр сайланды. Район мәктәпләреннән тыш Кукмара һәм Теләче районнарыннан да яшь спортчылар килгән иде. Үзләренең дә уллары СВО да һәлак булган, районда спортның бу төрен үстерүгә зур өлеш керткән Фагыйль Гайнетдинов һәм аның җәмәгате Гүзәлиягә, Фәнзилнең дусларына, сыйныфташларына иганәчелек ярдәмнәре өчен, безгә күрсәткән яхшылыклары өчен, гомумән, бу ярышны оештыруда, үткәрүдә хезмәтләре кергән һәркемгә без бик рәхмәтле.
Җиңүчеләрне бүләкләгән чакта район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов мондый чараларның бик тә мәгънәле һәм кирәкле булуына басым ясый. Нәкъ үткән елгы кебек үк, ярышлар алдыннан гаиләсе, якыннары, дуслары Фәнзилнең каберен зиярат кыла, Илгиз хәзрәт исә Коръән аятьләре укый.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Без бергә” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез