Газетага язылу

СВОда улы һәлак булган ана : «Елар өчен төн бар!»

«Әллә миңа читен түгелме? Мин дә елыйм. Тик кешеләр янында тешне кысып түзәм мин. Елар өчен төн бар!» Әлки районының Базарлы Матак авылында гомер итүче 70 яшьлек Фәүзия Гыймадиева әнә шулай дип җан яраларына дәва таба. СВОда һәлак булган улының мәетен көтүче ана үзен генә түгел, башкаларны да юата. Рухы көчле аның. Елап кына берни үзгәрмәячәген күптән аңлаган инде ул.

СВОда улы һәлак булган ана : «Елар өчен төн бар!»
шәхси архивтан

– Язмышның үз планнары икән шул аның. Без дигәнчә генә бармый, – дип гомер йомгагын сүтә Фәүзия апа. – Ирем Рамил белән яратышып гаилә кордык. Беренче улыбыз тугач, аңа иремнең бергә хезмәт иткән Алик дустының исемен куштык. Аның артыннан тагын ике улыбыз туды. Рамил гомере буе машина йөртте. Аларның нәселендә йөрәк авыруы булган. Иремнең дәү әтисе дә, әтисе дә 60 ка дә җитә алмыйча китеп барды. Ирем тагын да иртәрәк, 47 яшендә инфаркттан үлеп китте. Аяз көнне яшен суккан кебек булды ул.

Ә алда тагын да ачы хәсрәт көткән икән. Рамил абый 2003 елның июнь аенда бакыйлыкка күчсә, бер елдан олы улын – 26 яшен тутырган Алигын югалта Фәүзия апа. Хатыны белән 10 айлык баласы кала. Алик өйләнешкәннәренә 4 ел тулган туй көннәрендә вафат була.

– Улларым да әтиләре юлын сайлады. Күпме генә укытырга тырышсам да, каршы килделәр. Машина йөртәселәре килде. Алигым армиядән кайткач өйләнде. Килен белән бергә дүрт кенә ел яшәп калдылар. Рульдә барганда инфаркт булып, гомере өзелде аның. Әтисенең үлемен бик авыр кичергән иде ул. Берни эзсез югалмады. Ул чактагы хәлемне үзем генә беләм, – ди Фәүзия апа.

Фәүзия апаның икенче улы Илнур 2024 елның мартында махсус хәрби операциягә китә. Соңгы тапкыр 2025 елның маенда сөйләшә ана белән бала. Командирлары, шалтыратып, Илнурның минага эләгүен, әлегә мәетен алып чыгып булмаганын әйтә. Әмма ана күңеле ризалашмый, ул барыбер көтә.

– Югалган хәбәре килгәч, төшләребезгә керә башлады. Киленемә дә, миңа да, мин бит сезнең янда йөрим, дип керә. Гел догада инде без. Укыганнарыбыз күңелгә тынычлык бирә, сабырлык өсти. Ә бит башкача яшәп тә булмый. Ничек тә түзәргә кирәк. Елыйсы килгән чаклар күп инде ул. Тик тормыш үземне кулда тотарга өйрәтте. Авыр булса да, түзә беләм инде мин хәзер, – ди Фәүзия апа.

Күпне кичергән ананың өченче улы Илсур да машина йөртә, ерак сәфәрләргә йөри икән. Киленнәре, оныклары бик ярдәм итеп торалар үзенә.

– Мин әле дә эшләп йөрим. 2011 елда пенсиягә чыктым да сәүдә эшенә кердем. Өйдә утырсаң, хәсрәткә чумар идең. Кешене эш коткара, аралашу ярдәм итә. Аралашыр өчен районда «Әнием чәе» проектын башладык та инде. Китапханә белән берлектә СВОдагы егетләргә туган якта үскән шифалы үлән, җиләк-җимешне киптереп, чәй ясап җибәрәбез. Шушы көннәрдә генә егетләргә 7 тартма чәй озаттык, – ди Фәүзия апа. – Өем зур, күңелем киң. Уйладым да хәзер атнасына бер кызларны үземә җыям. Алар килү бер бәйрәмгә әйләнә. Өмә булгач, тәмләп чәй дә эчәбез. Чәй янына бәлешкә кадәр пешереп куям. Миңа шулай рәхәт. Җырлашабыз да, елашабыз да. Яшьрәкләр безне аңлап та бетермидер инде. Әмма безне тыңлап гыйбрәт алалардыр дигән өмет бар. Сынауларны үтми булмый. Бездән генә торса иде ул. Башны ташка бәрсәң дә, үзеңә зыян гына. Ташка берни булмый, ә баш авырта. Әнә шуңа күрә Аллаһы Тәгаләгә якынаерга кирәк. Миндәй газизләрен югалткан әниләр күптер ул. Шуларга киңәшем: догалар өйрәнегез. Алар коткара, саклый, ярдәм итә.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре