Иң элек ел башыннан гамәлгә кертелгән төп түләүләрне искәртеп үтик. Татарстанда хәрби хезмәткә алыну буенча контракт төзүчеләргә бер тапкыр 2,5 миллион сум акча түләнә. Шуңа өстәп Россия Оборона министрлыгы 400 мең сум түли. Шулай итеп, бу елның 1 гыйнварыннан 2,9 миллион сум акча каралган. Контракт төзү барлык категория гражданнар өчен, шул исәптән, аерым бер шартлары туры килгәндә, сак астында булганнар, хөкем ителгәннәр өчен дә каралган.
Ә хәзер яңалыкларга тукталыйк. Быел контракт буенча пилотсыз системалар гаскәрләренә дә хәрби хезмәткә җыя башладылар. Хезмәт итү вакыты контрактта аерым беркетелә, 1 ел тәшкил итә. Шуларның ике ае укуга багышлана, Россия Оборона министрлыгының уку үзәкләрендә яисә пилотсыз системалар җитештерә торган предприятиеләр мәйданчыкларында оештырыла.
Контракт вакыты тәмамлангач, хезмәтне пилотсыз системаларның бүлекчәләрендә дәвам итәргә яки китәргә мөмкинлек бирелә, килешү автомат рәвештә озайтылмый. Шунысын билгеләп үттеләр: пилотсыз система буенча контракт төзегән хәрби хезмәткәрләр бары тик шул юнәлештә генә хезмәт итә, башка бүлекчәләргә күчерелми.
– Әлбәттә, бу юнәлеш – хезмәтнең даими үсештә булган яңа төре. Уку һәм хезмәт вакытында алынган һәм кулланылачак белемнәр, яңа күнекмәләр хезмәт итү төгәлләнгәч тә теләсә кайсы тармакта кирәк булачак, – диде Казанның контракт буенча хезмәткә сайлап алу пункты башлыгы Андрей Козлов. – Яшь чикләве шартлы рәвештә 45 яшь, әмма техник белем һәм эш тәҗрибәсе булганда, өлкәнрәк яшьне дә карарга мөмкин.
Татарстанда пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итәргә теләүчеләр өчен аерым «кайнар линия» ачылган. Аңа 117 номерына шалтыратып һәм «4» төймәсенә басып элемтәгә керергә мөмкин.
Матбугат очрашуында дәүләт тарафыннан бирелә торган яңа ярдәм чаралары турында да сөйләделәр. Мәсәлән, хәзер хәрби хәрәкәтләр ветераны статусын алыр өчен хәрби хезмәтне тәмамлау таләп ителми, СВОда булган килеш тә алырга була, дип аңлатты Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева. Моңа кадәр гамәлдә булган чараларга тагын бер яңасы өстәлгән.
– СВО ветераннары яки аларның тормыш иптәшләре, бизнес ачу өчен, 350 мең сумга кадәр акчалата ярдәм алырга мөмкин. Хәрби хезмәттән азат ителгән, I яки II төркем инвалид саналган ветераннарга каралган ул. Моның өчен «Ватанны саклаучылар» фондының рекомендациясе һәм дөрес итеп төзелгән бизнес-планны тәкъдим итү генә кирәк, – дип искәртте министр урынбасары.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез