СВОда турында китап язучы: “Батырлык эшләгән егетләр аны сөйләргә ояла”

Сүзем белән булыша алам бит! Госпиталь палатасында китап яза башлаган махсус хәрби операциядә катнашучы Григорий Кубатьян шулай, ди. Ул бу хакта “Татар-Информ”да узган “Геройлар янәшә” әдәби бәйгесенә багышланган очрашуда сөйләде.

– Мин махсус хәрби операциягә үзем теләп киттем. Өч айга килешү төзедем. Бер ай гына хезмәт итәргә өлгердем, яраландым. Госпитальдә ятканда, кулыма каләм алдым. Палатагы егетләрне тормышын да яктырттым. Аларның проблемаларын яздым. Әкренләп мин сүзем белән ярдәм итеп булганны аңладым, – ди Григорий. – Хәзер СВО зонасына сәфәргә йөрим. Батыр егетләрне генә түгел, кызларны да күрәм. Кайчак батырлык кылган кешене сораштыра башлыйсың, ә ул сөйләми. Үзенең эшләгәнен күрсәтергә ояла. Менә ул егетлек!
Очрашуда катнашкан язучы Эдвард Чесноковның әбисе татар булганикән. Ул шул хакта сөйләде.

– Кызганыч, бер ел элек әбием үлеп китте. Ул бик тәмле итеп пешерә иде. Беренчсе догаларымны да әбием өйрәтте, – ди ул әбисен искә алып. – Мин 2022 елның көзендә яза башладым. СВОга киткән якын дустымны югалттым. Бар уй кичерешләр кулыма каләм алдыртты. Кешеләр андагы хәлләрне һәм егетләрнең батырлыгын белергә тиеш.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре