СВОдагы егетләргә ярдәм итүче Балтач волонтерлары: «Ярдәмнең артыгы юк»

Алар күрсәткән ярдәмнең инде төгәл саны да юктыр. Халыкның активлыгы, юмартлыгы, җитәкчелекнең, эшмәкәрләр, оешма- предприятие җитәкчеләренең матди ярдәме нәтиҗәсендә әледән-әле игелекле гамәлләр кылына.

Яудагыларга шушы көннәрдә өч машина белән чираттагы гуманитар ярдәм юлга кузгала. Аларга егетләргә дигән ике "Нива" машинасы да кушыла. Әлеге машиналарның берсен райондагы юллар идарәсе үзендә эшләп, хәрби хезмәткә киткән егетләргә атап җибирә. Оешма җитәкчесе Марат Каюмов аны үз куллары белән тапшыру өчен ерак сәфәргә кузгала. Нөнәгәр җирлеге башлыгы Илһам Закиров та якташларының хәлен белеп, фикер- гозерләрен тыңлап кайту өчен волонтерларга кушыла.

Бу көннәрдә район башлыгы Рамил Нотфуллин хәрби зонадагы бер частька "Газель" машинасы бүләк итә. Часть вәкилләре исә аңа "Махсус хәрби операциягә ярдәм иткән өчен" медален тапшыра. Волонтерлар белән бергә берничә тапкыр хәрби бәрелешләр барган зоналарда булып кайткан, андагы егетләргә зур күләмдәге матди теңник ярдәмнәр оештырган Рамил әфәнде мондый ярдәмнәр алга таба да булачак, андагы егетләргә ярдәм итү безнең бурыч ди.

Исегезгә төшерәбез: Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юлламасында волонтерларга СВОга ярдәм итүгә мөһим өлеш кертүләре өчен рәхмәт белдерде. “Алар моны чын күңелдән, ихластан, үзләре кебек үк изге күңелле кешеләрдән, фикердәшләреннән тулы бер командалар туплап эшли", - дип билгеләп үтте республика җитәкчесе.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Миңнеханов Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт минниханов эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре