СВОдан яраланып кайткан Инсаф: «Киткәндә әнине елатасы килмәде»

Инсаф Гатауллин моннан ике ел элек, контракт төзеп, махсус хәрби операциягә китә. Якыннары белми дә кала. Әти-әнисен борчымас өчен читкә эшкә чыгып киткәнен әйтә. Күңеле тыныч булсын дип, рәсемнәр дә җибәргәли. Әмма ана йөрәген алдап буламы соң ул? Әнисе Гөлфинәнең күңеленә шик керә. Ул Булатына – СВОга башыннан ук барып кергән олы улына энесенең рәсемен җибәрә. Сер менә шулай ачыла.

– Ул чактагы хәлемне үзем генә беләм. Исемә төшүгә, яшем агарга гына тора, – ди ике батыр егет әнисе Гөлфинә. – Ирем Айрат белән дүрт балабыз булды. Олысы Булатка 23 кенә яшь иде әле. Армиядә чакта ук контракт төзеде. СВОга менә шулай барып эләкте. Соңгы тапкыр быел яз күрештек. 22 майда ялы тәмамланды. Минем хәлемне беразга гына булса җиңеләйтим дип, һәрвакыт элемтәдә торды. Кергәнен дә, чыкканын да хәбәр итте. Кайткач өйләнәсе дә иде балам. Соңгы кайтуында йөргән кызына тәкъдим дә ясаган иде. Тик насыйп булмады. Улларымны уйлый-улый, ирем узган ел инсульт кичерде инде.

Айрат белән Гөлфинәнең тагын ике баласы үсеп килә. Сәетләре 8 нче сыйныфка күчкән, Замирәләренә биш кенә яшь әле.

– Олыгаеп кына өч малай янына кыз да алып кайткан идем. Тик бәхетемнең чите кителде. Хәзер менә Инсафымның яраланып булса да кайтканына сөенәм. Исән бит! Яшь әле ул, Аллаһ кушса, аягына да басар, тормышы да җайланыр дип өмет итәм, – ди 46 яшьлек Гөлфинә.

Инсафка әле 20 генә яшь. Авылда калам, җирдә эшлим дип хыялланып йөргән егетнең уйлары СВОда һәлак булган икетуган абыйсын җирләгәндә үзгәрә. Туганы өчен үч алырга сүз бирә ул. Җитмәсә, Булат абыйсы да шунда. Тәвәккәлли егет.

– Казанга чыгып киттем. «Батыр» үзәгенә бардым да килешү төзедем. Штурмовиклар ротасына эләктем, – дип сөйли Инсаф. – Киткәндә әнине елатасы, якыннарымны борчыйсы килмәде. Шуңа аларга алдан әйтеп тә тормадым. Сер ачылганда инде Ростовка барып җиткән идем.

Махсус хәрби операция зонасына килеп эләккәч, 18 е генә тулып киткән Инсафка «Малой» дигән кушамат такканнар. Кулына беренче мәртәбә корал тотканда курыкканын яшерми.

– Тәннәрем чемердәде, курку басты, адреналин бәрде. Аннары инде барысына да ияләшәсең икән. Ә андагы хәлләр куркыныч төш кебек. Иң авыры – дусларыңның синең кулда җан бирүе. Алгы сызыкка кергәннең өченче көнендә бер дустым яраланды. Ничек тә ярдәм итәсе килә бит. Тик коткарып кала алмадым. Ике минут елап басып тордым. Ә аннары кайда икәнемне тиз генә исемә төшердем дә алга атладым. Берничә тапкыр үлемнән калдым. Әле генә чәй эчеп, сөйләшеп утырасың, ә берничә мизгелдән алар юк инде. Берсендә өстебезгә дроннар очып килде. Көч-хәл белән качып өлгердем. Белгәннәремне укый башладым. Өченче догадан соң дрон барып төште. Дога көче бу, – ди Инсаф. – Узган елның ноябрендә снаряд һөҗүменә эләктем. Судан кайтып килүем иде. Башта шартлау тавышы ишетелде. Аннары җилкәмә җылы йөгерде. Тизрәк аякларымны карадым. Икесе дә урынында, әмма юк та кебек. Чөнки берни сизмим. Егетләр килеп имин урынга алып чыктылар.

Донецк, Луганск, Ростов госпитальләреннән соң Санкт-Петербургта дәвалана Инсаф. Яраланганнан соң 25 килога ябыга. Әмма бирешми, ничек тә аякка басам, дип тырыша. Төрле тернәкләндерү үзәкләрендә дәвалана, спорт белән шөгыльләнә башлаган. СВОда катнашучылар арасында уздырылган Татарстан Рәисе Кубогында өстәл теннисы ярышында беренче урынны алган.

– Иң авыры – табибларның, әлегә син инвалид коляскасында йөрергә тиеш, аякларың тыңламый, дигән сүзе. Бу сүзләрне кабул итү җиңел булмады. Баштарак гел ятып кына тордым. Муенымны гына селкетә алдым. Кашыктан ашаттылар, – дип искә ала Инсаф. – Шул авыр чакта тагын да читене булды: яраткан кешем ташлады. Мин аңа ышанган идем. Яралангач, ул минем белән араны өзде. Ул чакта өзгәләндем инде. Әнием киңәше коткарды: кызлар бетми ул, иң мөһиме, үзең исән, диде. Хәзер инде барысын да аңлап кабул итәм. Табиблар, аякка басар өчен 4 ел кирәк, диләр. Ә мин иртәрәк тә атлап китәргә хыялланам әле. Ә кызлар чынлап та бетми икән. Танышырга теләүчеләр бик күп. Тормышта югалып калмаска, үз урыныңны табарга кирәк. Елап ятып булмый.

Рәсемдә: Берничә көн элек Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева белән «Ватанны саклаучылар» фондының Татарстан бүлеге җитәкчесе Гүзәл Удачина Инсафка кул белән идарә итә торган машина тапшырдылар. 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре