Бүген «Ватанны саклаучылар» фондының Татарстан бүлегендә махсус хәрби операциядән яраланып кайткан, әлеге вакытта инвалид арбасында хәрәкәтләнүче егетләргә машина ачкычларын бирделәр. Аны Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды. Фонд тарафыннан әзерләнгән 8 һәм 9нчы машина бу. Аларны хәзер Балык Бистәсе районының Күгәрчен авылы егете Инсаф Гатауллин һәм Лениногорскта яшәүче Юрий Абаев җигәрләячәк.

– Республика көне уңаеннан бүген без ике батыр егетебезгә машина ачкычлары тапшырабыз. Республикабыз, илебез өчен сезнең керткән өлешегезне бәялибез. Егетләребез үзләрен чикләмәсен, кирәк җирләренә бара алсын. Мондый мөмкинлек өчен фондка рәхмәтебезне җиткерәм, – диде ул.
«Ватанны саклаучылар» фондының Татарстан бүлеге җитәкчесе Гүзәл Удачина, егетләргә имин юллар теләде.
– СВОга бәйле булган һәр ир-егет белән элемтәдә торырга тырышабыз. Без аларның барлык сорауларына да җавап табарга тырышабыз, – диде ул.
Инсаф белән Юрий исә, Татарстан җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерде. Алар бүләк ителгән машинага да утырып карады. Инсаф әйтүенчә, кул белән идарә ителә торган машина бик уңайлы.
– СВОдан имгәнеп кайтсам да, дәүләт ташламый. Иң элек коляска бирделәр, һәрдаим тернәкләндерү үтәм. Әле бүгенге чарага да Казанның бер хастаханәсеннән килдем. Инде менә хәзер машинам да булды. Исән-сау йөрергә язсын, – диде ул.
Балык Бистәсе егете Инсаф Гатауллин язмышы белән җомга санында таныша аласыз!
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез