Рузия һәм Дамир Ишморатовларны бу шатлыклы вакыйга уңаеннан туганнары, якыннары гына түгел, район җитәкчеләре һәм хәрби хәрәкәт ветераннары да котлады.
Сабыйның туу таныклыгын да район ЗАГС бүлегендә зурлап тапшырдылар. Айман– әти-әнисе өченче балаларына – улларына әнә шундый үзенчәлекле исем сайлаган. "Абый-апасы белән бергә, әти-әни тигезлегендә бәхетле булып үсәргә язсын!" - дип теләделәр аңа.

Мобилизациянең беренче дулкынында ук хәрби хезмәткә киткән әтисе Дамирның да, вакытлычага гына түгел, тиз арада бөтенләйгә исән- сау кайтуын теләделәр
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез