Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы бик күп чаралар уздырып тора. Билгеле булганча, алар “Экология” илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырыла.
Инде хәбәр иткәнебезчә, 2025 елдан әлеге проектка алмашка “Экологик иминлек” дигәне килә. Димәк, республикада башкарылган табигатьне саклау чаралары тагын да дәвам итәчәк. Бу хакта “Татар-информ”да узган очрашуда Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Егор Тарнавский сөйләде.
– Татарстанда бик күп бәйгеләр уза. Без алар ярдәме белән халыкны да җәлеп итәбез,табигатькә дә файда иктерәбез. Чистарту икеайлыгы кысаларында “ЭкоЯз” бәйгесе уза. Быел аның форматы үзгәрде. Ул экологик марафонга әйләнеп, 8атна дәвам итте. “Иң яхшы гаилә” номинациясендә Сарманнан Ханновлар җиңү яулады, - дип сөйли министр урынбасары.
Ханнановлар гаиләсе хакында берничә мәртәбә язганыбыз булды. Алар исә икеайлык вакытында тирә-якны чистарткан өчен юллама белән бүләкләнгән иде. Шушы көннәрдә гаиләләре белән Калининградтан сәяхәттән кайтканнар.
– Әлеге вакытта студентлар һәм аспирантлар өчен фәнни-практик эшләр бәйгесе бара. Шулай ук “Мәктәп экопатруле” бәйгесе дә дәвам итә. Бу бәйгедә һәр укучы катнаша ала. Моның өчен чүплекләрне фотога төшереп, министрлыкка юллыйсы. Җиңүчеләргә саллы бүләкләр бирелә, – ди Егор Тарнавский. – Алда “Эколидер” бәйгесе. Анда экологиягә битараф булмаган һәркем катнаша ала. Гаризаларны кабул итә башладык инде. 19 декабрьдә эшләргә нәтиҗә ясаячакбыз.
Экологлар табигать сагында торучылар күп булсын өчен кулдан килгәнне эшли. Хәтта, өмәләрне дә күңелле итеп уздыра беләләр. Чүп җыюны да уен форматына күчереп, ахырдан иң активларны бүләклиләр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез