Газетага язылу

«ТАЙМ» форумында спорт турында сөйләштеләр

15-16 октябрьдә Казанда узучы “ТАЙМ” II Росия-Һиндстан халыкара форумы кысасында узган чараларның берсендә халыкара мөнәсәбәтләрне үстерүдә спортның тоткан урыны турында сөйләштеләр.

Татарстан спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов искәрткәнчә, Казан – илнең спорт башкаласы. Без моны сүздә генә түгел, ә тәгаен проектлар белән дә раслап күрсәттек.

“ТАЙМ” форумы һәм шахмат турниры икенче тапкыр уза. Универсиаданың төп мирасы булып кешеләр калды. Алар спорт өлкәсендә генә түгел, ә бөтен хакимият органнары системасында эшли. Халыкара офыклар ачыла. Безнең спортчыларыбыз дөнья чемпионатларында һәм Олимпия уеннарында лаеклы чыгыш ясар дип ышанам”, – диде ул.

Министр урынбасары әйтүенчә, мондый форумнар элемтәләрне җайга салырга, тәҗрибә уртаклашырга һәм финанс мөмкинлекләрне берләштерергә ярдәм итә.

Татарстан Хоккей федерациясенең башкарма директоры Кирилл Голубев республика хоккейчыларының уңышлары турында сөйләде. “Төп флагманыбыз – ул өч тапкыр Гагарин Кубогы иясе, биш тапкыр Россия чемпионы һәм Европа чемпионнары кубогы иясе “Ак Барс” хоккей командасы. Боз сарае иртәдән кичкә кадәр эшли, бу – булачак чемпионнарны тәрбияләү өчен бик мөһим”, – диде ул.

Татарстан бадминтон федерациясе рәисе урынбасары Евгений Салюков хәбәр иткәнчә, ун ел ярым вакыт эчендә республикада бадминтон белән шөгыльләнүчеләр саны 124 кешедән 16 меңнән артыкка җиткән. Ул моны Татарстанда алып барылучы системалы эш белән аңлатты.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре