16 октябрь 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Быел балалар катнашында булган юл һәлакәтләрнедә үлүчеләр саны арткан
Быел 9 ай эчендә Татарстан юлларында 2234 юл-транспорт һәлакәтендә 244 кешенең гомере өзелгән, 2684 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган.
-
Яңалыклар
Казанда «Кадрлар» ярминкәсе узачак
Республикада «Чистабулачак» экология хәрәкәте белән «Заповедный Татарстан» проекты яшьләрне махсус саклана торган урыннарга чакырган. Татарстанның 12 районыннан 40 укучы тыюлыклар турында белем туплаган. 54 волонтер өч тыюлыкка барган. Бу хакта «Татар-Информ»да узган очрашуда «Заповедный Татарстан» проекты кураторы Александр Пайгачкин сөйләде.
-
Яңалыклар
Хөснуллин «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum»ның 2027 елгы оештыру комитеты утырышын үткәрде
Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XVIII Халыкара икътисади форумына әзерлек буенча оештыру комитеты утырышын үткәрде. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Президенты киңәшчесе Антон Кобяков һәм федераль ведомстволар вәкилләре катнашты.
-
Яңалыклар
«ТАЙМ»да уртак мәгълүмат мәйданын булдырырга тәкъдим иттеләр
Казанда узучы «ТАЙМ» II Росия-Һиндстан халыкара форумында Россия һәм Һиндстан Хөкүмәтләре, шулай ук, халык таяна алырлык бердәм цифрлы мәгълүмат платформасы булдырырга тәкъдим иттеләр. Бу хакта The India Abroad басмасы хәбәрчесе Шиха Салари әйтте.
-
Яңалыклар
Татарстанда федераль юлларның яктыртылган участоклары озынлыгы 414 чакрымга кадәр арта
Татарстанда федераль автомобиль юлларының яктыртылган участоклары озынлыгы, 39 чакрымга артып, 414 чакрымга җитәчәк. «Волго-Вятскуправтодор» башлыгы Илнур Нурмөхәммәтов «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта хәбәр итте.
-
Яңалыклар
Казанда Һиндстан белән туризмны үстерү программасын тәкъдим иттеләр
Dimaz Group директорлар советына нигез салучы һәм аның рәисе Маниш Сингал Һиндстан һәм Татарстан арасында туризмны үстерү буенча 90 көнлек пилот программасын эшләтеп җибәрергә тәкъдим итте. Бу хакта ул Казанда узучы “ТАЙМ” форумында әйтте.
-
Яңалыклар
Зарипова: «Һиндстанда эшчеләрнең уртача яше – 29 яшь»
Һиндстан – яшь хезмәт ресурсларының иң зур чыганагы: ел саен базарга 7-8 миллион кеше чыга, чит илләрдә якынча 15 миллион һинд гражданины эшли. Бу хакта Казанда узучы «ТАЙМ» II Россия-Һиндстан халыкара форумы кысасында республиканың хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтте.
-
Яңалыклар
«ТАЙМ» форумында спорт турында сөйләштеләр
15-16 октябрьдә Казанда узучы “ТАЙМ” II Росия-Һиндстан халыкара форумы кысасында узган чараларның берсендә халыкара мөнәсәбәтләрне үстерүдә спортның тоткан урыны турында сөйләштеләр.
-
Интервью
Нияз хәзрәт Сабиров: «Ахирәт дусты бер була»
Алар санаулы була. Дуслар турында сүзебез. Шатлыкта гына түгел, кайгыда да иңен куючы иптәшләре булганнар бәхетле.
-
Яңалыклар
Ел башыннан Татарстан юлларында каршы як полосага чыгу аркасында 71 кеше һәлак булган
Каршы як полосага чыгу – куркыныч маневр, дип искәрттеләр Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов: «Татарстан һәм Воронеж өлкәсенең товар әйләнеше 24 млрд сумнан артып китте»
Татарстан белән Воронеж өлкәсенең товар әйләнеше 24 млрд сумнан артып китә. Бу хакта республика рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында төбәк делегациясе белән очрашуда белдерде, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.
-
Җәмгыять
«Без Сара Садыйкова өйрәткәнчә җырладык»: танылган композиторны концерт белән искә алачаклар
Калфаклы сандугач. Халкы аны яратып әнә шулай дип йөртә иде. Быел татарның беренче профессиональ хатын-кыз композиторы, опера җырчысы Сара Садыйкованың тууына 120 ел тула.
-
Яңалыклар
«Чиксез мөмкинлекләр» Бөтенроссия бәйгесенә гаризалар кабул итү башланды
Физик мөмкинлеге чикле кешеләр өчен бәйге башланды. Тормышта башкаларга маяк итеп куярлык, көчле рухлы, үз эшләре белән үрнәк булып торучы кешеләр башта төбәк бәйгесендә катнаша, аннары алар Россия күләмендә көч сынашачак. Бу хакта «Татар-Информ»да узган матбугат очрашуында сөйләделәр.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Думасы вице-спикеры белән очрашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Алексей Гордеев һәм Дәүләт Думасының Цифрлы үсеш һәм ясалма интеллект комитеты башлыгы Александр Сидякин белән очрашты. Сөйләшүләр республика Хөкүмәте Йортында узды, дип хәбәр итә «Татар-информ» ТР Рәисе матбугат хезмәтенә сылтама белән.
-
Яңалыклар
«Ватаным Татарстан»га ташламалы бәядән язылуның соңгы көне
Бүген, 16 октябрьдә, «Ватаным Татарстан» газетасына ташламалы бәядән язылып була.