Газетага язылу

Эшсөяр

Авыл кешесенең иртәсе сәгать теле белән түгел, ә кояш чыгу һәм мал-туар тавышы белән исәпләнә. Шәһәр шау-шуыннан ерак, тыныч кына бер почмакта яшәүче гади авыл апасының һәр көне – тырышлык, сабырлык һәм йөрәк җылысы белән сугарылган яңа бит. Көне иртәнге чыклы сукмактан башланып китүче Фәния Хәйруллинаның көндәлек мәшәкатьләре, уй-хисләре һәм тормыш фәлсәфәсе турында булыр язмабыз.

Эшсөяр

Әни һәм хатын

Язмабыз герое Буа районының Яңа Куҗак авылында яши. Аның белән көндәлек мәшәкатьләр турында сөйләшә башлаганчы, бераз язмышына тукталыйк.

– Бу йортка мин, ягъни унсигез яшьлек кыз сигезенче кеше булып килдем. Әнкәй каты авырый иде инде, ике ел аны әйбәтләп карап, хөрмәтләп, соңгы юлга озаттык. Ирем Хәлим миннән сигез яшькә зуррак иде. «Балаларны кара, кеше арасында чиста-пөхтә йөрсеннәр. Эшкә чыкма», – диде. Өйдә мал-туар да күп, аларны да тәрбияләргә кирәк иде. Ә фермага бозаулар карарга мин балаларның өлкәннәре бераз үсә төшеп, кул арасына керә башлагач кына урнаштым, – дип гомер йомгагын сүтте ул.

Шактый вакыт бозаулар карагач, Фәния апа авыл кибетенә сатучы булып урнаша. Ә 2014 елда үз кибетләрен ачалар. Эштән узган ел ахырында гына туктаган. Әлеге вакытта хат ташучы булып эшли. Фәния белән Хәлим бер-бер артлы алты бала табып үстергән. Фәнис, Фәнил, Гөлназ, Хәлитләре янына игезәкләре Сирин белән Сиринәне алып кайтканнар. Инде балалар үсеп, аякка баса башлаганда гына, 2019 елда гаилә башлыгының эшкә дип чыгып киткән җирдән вафат булуы гаиләнең тормыш ямен ала.

– Иртән улым белән матур итеп озатып җибәрдек. Хәлим кузгалып китүгә, малларга чөгендер турарга дип чыктым. Бервакыт Хәлит: «Әни, Финат абый шалтыратты, әти авырып киткән. Машина ачкычын бир әле», – дип чыгып йөгерде. «Әтиеңне әле генә озатып җибәрдек бит. Шаярткан гынадыр ул. Ник авырсын инде?» – дип аптырап калдым. Шулай да артыннан ук иярә чыктым. Юлыма хуҗалыкта эшләүчеләр очрады. «Хәлимгә ни булды? Мин дә барам», – дигәч, бармаска куштылар. Бераздан Хәлит өйгә кайтып керде дә: «Әни, әти үлгән бит», – дип, диванга капланып елый башлады. Әле аннан соң да ышанып бетмәдем, – дип искә алды Фәния апа.  

Фәния апа – ирсез, ә балалар әтисез калганда төпчекләре – игезәкләргә 13 яшь була. Нибары бер уллары гына башлы-күзле булып кала. Калган балаларны олы тормыш юлына озату Фәния апа җилкәсенә төшә.

– Әни тигез гомер иткән кешеләрдән бер дә ким-хур итмәде безне. Һәркайсыбызның никах һәм туйларын зурлап уздырды, – дип сүзгә кушылды кызы Гөлназ. –  Бервакытта да байлык артыннан кумады, тормышы гади булды, ләкин табыннарыбыз һәрвакыт мул иде. Бөтен ризыкны капчыклап, тартмалап кына сатып алды алар.  

  Тормышларында сынаулар да, кулны кулга тотынышып узарга туры килгән авырлыклар да моның белән генә бетми әле. Казанда яшәүче уллары Хәлитнең хатыны бәби тапканнан соң гүр иясе була. 24 көнлек сабый ярым ятим булып кала... Шул баланы авылга алып кайтып, барлык туганнар бергә караша. Хәлитләре икенче хатынга өйләнгәч кенә баланы үз яннарына алалар.

«Бал корты» 

Инде хәзер авыл апасының көн тәртибенә күчик. Авылга 9 лар тирәсендә барып җиттек. Без килгәнче үк әллә никадәр эш башкарырга өлгергән иде инде Фәния апа. Иртәнге 4 тулганчы ук торып, чәй эчеп алгач, камыр басып, ипи куеп җибәргән. Шуннан соң сарайга маллар карарга чыккан. Аларның асларын чистартып, ашарларына салып, Миләш кушаматлы сыерын сауган. Аны бакча башына арканлагач, Камилә кушаматлы танасын, Мишка атлы үгезен, сарыкларны карагач, чират кош-кортларга җиткән. Аларны ашатып, берничә сәгать бакчада йөрткәннән соң урамга алып чыгып, суда коендырып, саклап кайткан. Шул арада бакчасындагы алмаларын да җыярга өлгергән.

– Кош-кортны күпләп алам. Быел башта 75 бройлер алган идем. Аларны эшкәрткәннән соң утызны алып кайттым. Икенче партияне сез килер алдыннан гына эшкәртеп бетердем. Болар янына 35 үрдәгем, ун казым бар. Минем аларның итенә дә исем китми, шулар арасында буталып йөрүдән тәм табам. Өйдә тагын нәрсә эшләп бетермәк кирәк?  Сатарга дип тә әзерләмим, балаларга, туганнарга күчтәнәчкә китеп бара алар, – дип елмая Фәния апа.  

Без килгәч, тиз генә сепарат аертып алды. Каймак сорап килүчеләр дә күп икән. Заказлар булмаганда, сөтне җыючыга гына тапшыра. Шуннан соң ишегалдына чыгып, каз һәм үрдәкләргә аш пешерде. Арканлаган малларын карап кайтты, су эчерде, сарыкларга печән салды. Хуҗалыктагы эшләрне бер кат бетергәч, зур сумка күтәреп, Фәния апа белән бергә өч авылга газета таратырга чыгып киттек.

– Кеше саны аз булса да, газета-журналларга язылучылар бар әле, планым айныкы айга тулып бара, – ди әңгәмәдәшем. – Тик алга таба ни буласын белеп булмый. Авыл картайды инде, наным, шунысына күңел әрни. Менә бу йортта кеше яшәми. Монда берәү генә тора. Аз гына булса да яшьләр дә бар. Алар инде Буага эшкә барып йөри. Авылның эше күп, шуннан куркалардыр инде. Күпләп сыер тотучылар юк инде хәзер. Бер гаилә генә унбиш сыер тота. Анысына да аптырап булмый, бөтен кешегә дә мал арасында йөрергә димәгән бит. Авылда торып, бераз бакчада казынсалар да җитә.   

Ул арада безне күреп, каршыга күршеләре Налия Фәтхиева йөгереп чыкты. Ул да йомышын тапшырырга ашыккан икән. «Районга барасы булсаң, дару ала кайт әле, Фәния. Даруым бетте», – диде. 

– Нинди генә йомышыбыз булса да, Фәниягә, я балаларына мөрәҗәгать итәбез. Бер тапкыр да каршы килгәннәре юк. Гомер буе шулай дус-тату яшәдек. Ике ел элек 15 һәм 16 яшьлек оныкларым авыл буасында батып үлде. Иң кайгылы көннәрдә шушы күршеләрем ярдәм кулы сузды. Аш уздырганда да алар йөгерде, кинәт башыбызга килгән кайгыдан айнырлык дәрәҗәдә түгел идек. Авыр хәсрәтебез уртак булды, – диде Налия апа.

Шулай итеп, газеталар өләшеп ике сәгать вакыт узды. Пенсия тараткан яки түләү кәгазьләре белән мәшәкатьләнгәндә, эше тагын да озаккарак сузыла аның.

– Көне буе да туктап торган шикелле түгел. Әле тегесен, әле монысын эшлим. Малларны да берничә тапкыр карап керәм. Әле су кертәм, әле ашарларына бирәм. Яхшылап карап, сыерны савар өчен кичке дүрттә чыгам да алтыда керәм, – ди ул.

Авыл апасының кичләре ничек уза соң? Сарайдан кергәч, кичке аш пешереп ашый. Кышкы кичләр клубта җыелышып, җырлап уза, ди. Өйдә чакта телевизор карый, газеталар укый һәм, әлбәттә инде, кулга телефон да эләгә.

– Кайвакыт үз күңелеңне үзең күрә дә белергә кирәк. Буага кафега да, концертларга да барып киләбез. Ничек кенә шәһәр белән кызыктырсалар да, авылда барыбер күңелле. Диңгезгә дә кызыкмыйм, миңа монда да рәхәт. Берничә тапкыр санаторийга барып карадым, анысына да күңелем булды. Чөнки барыбер тыныч күңел белән ял итә белмим. Уйда – һаман да шул хуҗалык эше. «Балалар ни хәлдә икән?», «Терлекләр нишли икән?»  дип уйлап тик ятам, – дип көлә авыл апасы.

Ике хыял

Фәния апа турында язарга килүебезне белгәч, авылдашлары: «Фәния җирлек башлыгы төсле ул. Бөтен эшне башкара», – дип мактадылар. Суга акча җыеп, хуҗалыкка алып барып түләүче дә, авылдагы өлкәннәрнең хәлен белешеп, кирәк-яракларын алып кайтып бирүче дә, мәдәни чараларда актив катнашучы да ул икән.

– Әни тәрбиясе бу. Ул безне башкаларга ярдәм итәргә өйрәтеп үстерде. Иң яратмаганы кеше белән сүзгә килү иде. Хәзер балалар үз үрнәгемдә тәрбияләнә. Буага барсалар да, эштән кайтсалар да, авылдашларның йомышларын кушмый калганым юк. Яхшылык барыбер әйләнеп кайта ул. Шөкер, балаларымның да бернигә кытлык кичергәннәре юк, – ди ул.

Безнең сөйләшүгә Гөлназ да кушылды. 

– Авылда әнинең тагын бер кушаматы бар әле: «МЧС». Чөнки ни генә булса да, аның янына йөгереп киләләр. Берәр ир-ат каты гына «бәйрәм» итеп җибәрсә дә, туганнары әнигә шалтырата. Ул шуларга барып, «авыру»ны аякка бастырып кайта. Бер авылдашыбыз: «Фәния апаның йөрәгендә һәркемгә җитәрлек урын бар», – дип әйтергә ярата. Әниебез – чыннан да, бик ярдәмчел, ачык йөзле һәм тырыш кеше.   

Без дә авыл апасының гадилегенә, тырышлыгына, җитезлегенә сокланып кайттык ул көнне. Хыяллары турында да әйтте ул. Алары да үзе төсле гади иде.

– Тормышымда ике хыялым бар иде. Беренчесе – биек таудан чана белән шуып төшү. Икенчесе – ике куллап сыер саву. Анысы турында әйткәч, балалар: «Әни, синең хыялың да кешенеке кебек түгел. Башкалар ял итүне кайгыртыр иде. Сиңа һаман эш кирәк», – диделәр. Сыерыбыз булды инде, рәхәтләнеп ике куллап савам. Инде хәзер биек таудан гына шуасы калды. Анысын да тормышка ашырам әле мин, Аллаһ теләсә!    

 Сылтама аша кереп, Фәния апа белән узган көннең видеосын карый аласыз.

 

 

 

  

     

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре