Газетага язылу

Танымаслык булып үзгәрәчәк: Казанда парк һәм скверлар төзекләндерелә

Җәй җитүгә, Казанны төрле яклап матурлыйлар, төзекләндерәләр. Быел да искәрмә түгел.

Үзәктә Ленин бакчасына керү юлы, Мәскәү районында Серов бульварының өченче өлеше төзекләндерелсә, М.Горький паркында күзәтү мәйданчыгы барлыкка киләчәк. Шулай ук «Тәбриз» скверының язмышы хәл ителә. Бүген «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә эшләр барышы белән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев таныштырды.

Ленин бакчасында эшләр «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысасында алып барыла. Хәзерге вакытта подрядчылар иске корылмаларны сүтү эшләрен төгәлләгән. Проект территорияне комплекслы яңартуны үз эченә ала. Җәяүлеләр зонасын киңәйтү өчен юлларга үзгәрешләр кертелә. Профессор Нужин урамында Казан университетына таба берьяклы хәрәкәт булдырырга җыеналар. Бу транспорт агымын тәртипкә китерү өчен кирәк.

– Проект бер үк вакытта бу урынның тарихи әһәмиятен саклауга һәм көндәлек файдалану өчен уңайлы заманча мохит булдыруга юнәлдерелгән, – диде Игорь Куляжев.

Җитәкче М.Горький паркындагы эшләргә дә тукталды. Анда Казансу елгасы матурлыгы белән хозурланып булачак яңа күзәтү мәйданчыгы төзелешенең беренче чираты гамәлгә ашырыла. Бүгенге көндә биредә свайлар сугу тәмамланган, куркыныч тудыра торган корыган агачлар киселгән. Игорь Куляжев искә төшергәнчә, мәйданчык тау битеннән 2,5 метрга чыгып тора торган була. Төзелеш тәмамланганнан соң биредә төзекләндерелгән ял итү зоналары, яңа кече архитектура формалары барлыкка киләчәк. Бу шәһәр халкына тәүлекнең теләсә кайсы вакытында күзәтү мәйданчыгында вакытны куркынычсыз һәм уңайлы уздырырга мөмкинлек бирәчәк.

Түбән Кабан күле яр буенда төзүчеләр ял итү зонасын реконструкцияләүне Шәһәр көненә – 30 августка төгәлләргә планлаштыралар. Хәзерге вакытта объектның әзерлеге 65 процент дип бәяләнә.

– Мәйданчыкта 120 дән артык белгеч эшли. Куак һәм күпьеллык үсемлекләрне утырту автоматик су сибү системасын монтажлау тәмамланганнан соң ук башланачак. Катлаулы һава шартларына һәм көчле яңгырларга карамастан, без Шәһәр көненә – 30 августка төзекләндерү эшләрен төгәлләргә ниятлибез, – дип ассызыклады Игорь Куляжев. Агымдагы елда күлнең каршы ягында – Шиһабетдин Мәрҗани һәйкәленнән алып Нурсолтан Назарбаев урамына кадәр 1,5 чакрым озынлыктагы участокны дә тәртипкә китерү каралган.

Серов урамындагы бульварда исә төзекләндерү эшләренең соңгы –өченче этабына керештеләр. Бу мәйдан аз хәрәкәтләнүче гражданнар ихтыяҗларын исәпкә алып проектланган. Хәзер төп төзелеш эшләре сулык тирәсендә бара. Биредә эко-зона булдырмакчылар.

«Инклюзивлык – Казан үсешенең төп тренды. Без моны Серов урамындагы бульвар мисалында да, Кабан күле буенда да күрәбез. Бу киңлекләр һәркем өчен уңайлы – коляскалы әниләр өчен дә, өлкәннәр өчен дә, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән шәһәр кешеләре өчен дә. Барлык яңа төзекләндерү проектлары өчен инклюзивлык мәҗбүри кагыйдә булып тора», – дип ассызыклады Казан мэры Илсур Метшин.

Куляжев, үз чиратында, сулык уртасындагы утрауда яшел зона урнаштыру идеясен Екатеринбург коллегалары тәкдим итүен, Казан белгечләре бу тәҗрибәне безнең җирлеккә җайлаштыруларын һәм аны Серов урамындагы проектта уңышлы куллануларын әйтте.

2026 елда төзекләндерү өчен иҗтимагый киңлекләрне сайлау буенча онлайн тавыш бирүдә җиңгән «Тәбриз» скверында да эшләр башланып киткән. «Бу скверны төзекләндерү эшләре без көткәннән авыррак булды. Бәхәсләр купты, проектны үзгәртергә туры килде», – дип сөйләде Игорь Куляжев.

Беренчел проект биредә балалар уен зонасын урнаштыруны күздә тоткан. Әмма, спикер аңлатканча, «Безнең ишегалды» республика программасын гамәлгә ашыру вакытында күрше ишегалларының күбесендә заманча уен мәйданчыклары булдырылган. «Скверда да кабат балалар мәйданчыгы төзеп кую урынлы булмас иде. Бу хакта халык Тышкы төзекләндерү комитеты һәм парклар, скверлар дирекциясе үткәргән очрашуларда сөйләде. Аларның тәкъдиме буенча проектка төзәтмәләр кертелде. Казан шәһәренең үсеш институты белгечләре уен зонасын ял итү өчен тыныч урынга алыштырырга булды», – диде ул.

Моннан тыш биредә үсә торган күпьеллык агачларга да игътибар зур булган. Казан федераль университетының Экология, биотехнология һәм табигатьтән файдалану институты белгечләре ярдәмендә һәр агач тикшерелгән.

«Без иҗтимагый киңлекләрне һәм ишегалды территорияләрен төзекләндергәндә заманча технологияләр кертергә тырышабыз. Һәрбер ишегалдында, һәр проектта диярлек халык агачларны кисүгә каршы. Әмма мондый карар кабул иткәнче, КФУ, «Горзеленхоз», шәһәрне төзекләндерү предприятиеләре һәм идарәче компанияләр белгечләре һәр агачны тикшерә. Шуннан соң гына корыган, авыру дип табылган агачлар киселә», – дип сөйләде шәһәр башлыгы. Куляжев сүзләренчә, хәзер шәһәр сәясәтенең төп юнәлешләренең берсе булып Казанда  мөмкин кадәр күбрәк агач утырту тора. «Шәһәр халкының фикерен ишетеп, уртак карар кабул итеп эшләү күпкә җайлы. Әлбәттә, барлык теләкләрне дә үтәп булмый, ләкин без тырышабыз», – дип билгеләде Казан мэры Илсур Метшин.

 Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре