Кичә Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театрында «Тәртип» радиосы үзенең унбер яшьлек туган көнен билгеләп үтте. «ТӘРТИПле ТЕАТР» яки «Уйныйбыз да, уйлыйбыз да» дип исемләнгән тамашада Татарстанның унбер театры катнашты.
“Тәртип” радиосы “Ватаным Татарстан” газетасының күршесе ул хәзер. Эш урыныбыз “Татмедиа” бинасына киредән күчү сәбәпле, без бер катта эшлибез. Күршеләребезнең туган көне белән котлап, бик матур чарада ял итеп кайттык.
«Тәртип» радиосының баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева әйтүенчә, радио да, театр да халыкка хезмәт итә. Әнә шуңа да туган көн бәйрәме театрдан өзекләр, артистлар башкаруындагы җырлар белән үрелеп барды.
– Узган елгы туган көндә Гаилә елы уңаеннан барыгызны да җыеп, матур тамаша үткәргән идек. Ә быел – Ватанны саклаучылар елы – каһарманнар елына аяк бастык. Һәм ничек инде без аны сездән, яраткан тыңлаучыларыбыздан, башка үткәрик ди?! Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын каршылаган елда бүген яңгыраячак җырларыбыз, сүзләребез батырлар рухына барып ирешер, – ди Ризәлә Исмәгыйлева. – Радиобыз үз юлыннан, кыйбласыннан тайпылмый унбер ел буе тыңлаучыларына ягымлы сүз, зәвыклы җырлар, матур тапшырулар бүләк итә. Халыкка рухи азык бирә алыбызга шатбыз.
Тамаша дәвамында сәхнәдә төрле театрларның иң талантлы актерларның күпчелек чыгышлары Бөек Ватан сугышы темасына кагылышлы иде. Тамашачылар һәр артистны җылы каршы алып алкышларга күмде.
Чарада радиода тапшырулар алып баручылар да чыгыш ясады. Татар дөньясына исеме таралган Сәйдә Аппакова чыгышын тамашачы йотлыгып тыңлады. Быел җәй 90 яшен тутыручы Сәйдә ханымның аек акыл белән, үтемле итеп сөйләве халык йөрәгенә май булып ятты. Ул килгән тамашачыларга җан кадере турында сөйләде.
Радионы котлаучылар арасында Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев та бар иде. Ул сәхнәгә егетләрчә генә йөгереп чыкты. Бик кадерле һәм җылы сүзләрен җиткерде.
– Радионы беренче ишеткән көннән бирле тыңлыйм. Сез татар халыкның зәвыгын үстерәсез, аларын тәрбиялисез. Онытылып барган бай мәдәни мирасыбызны халыкка ишеттерәсез. Рәхмәт, сезгә, диде ул. – Үзем үлгәнче сезне тыңласам иде!
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Фикер өстәү
Фикерегез