Форумга кадәр санаулы көннәр калып бара. Апрель азагына алынган мәгълүматларга караганда, быелгы чарада дөньяның 93 иленнән, Россиянең 63 төбәгеннән катнашу теләген белдергәннәр. Иң зур делегацияләр Төркия, Индонезия, Малайзия, Әфганстан, Сенегал, Үзбәкстан, Нигерия, Мисыр, Гана, Пакыстан кебек чит илләрдән, Россиянең Киров, Волгоград, Әстерхан өлкәләре, Карачай-Черкес, Кабарда-Балкар республикалары кебек төбәкләреннән киләчәк дип көтелә.
– Быелгы форумның эшлекле программасы өч көн дәвам итәчәк. Аның кысасында 143 сессия үткәрү каралган. Халыкара хезмәттәшлек, ислам финанслары һәм инвестицияләр, хәләл индустриясе кебек темаларга зур игътибар биреләчәк. Форумның пленар утырышы 15 май көнне узачак. Ул технологик һәм финанс тәкъдимнәрне берләштерүгә багышланган, – диде быелгы җыенга багышланган матбугат очрашуында Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.
«КазанФорум – 2026»ның тагын бер үзенчәлеге: быел ул Татарстан башкаласының Ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусын алуы кысасында узачак. Бу уңайдан программага кайбер мөһим һәм кызыклы вакыйгалар, шул исәптән Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләре мәдәният министрлары съезды (ул икенче тапкыр узачак), мәдәниятләр фестивале дә кертелгән. Быелгы съездда дөньяның егермедән артык ил вәкилләре катнашачак дип көтелә.
Форум көннәрендә берьюлы өч халыкара күргәзмә узачак. Алар Россиянең ислам дөньясы илләре белән хезмәттәшлеге, зур техника һәм күчемсез милек темаларына багышланачак. Аерым алганда, соңгы өч елда Россия һәм Ислам дөньясы илләре хезмәттәшлегенә багышланган күргәзмәдә катнашучылар саны 1,5 тапкыр арткан. Былтыр анда 340 компания урын алган. Быел күргәзмәдә катнашучылар арасында Төркия, Төрекмәнстан, Катар, Азәрбайҗан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Оман кебек ил вәкилләре бар, ди оештыручылар. Зур техника күргәзмәсе исә «Казан Экспо» каршындагы ачык һавадагы мәйданда урын алачак.
– Россиядә һәм Ислам дөньясы илләрендә тормышка ашырыла торган милеккә бәйле проектлар, торак районнардан алып индустриаль паркларга, заманча иҗтимагый киңлекләргә кадәр, тотрыклы һәм технологик үсеш үрнәгенә әверелеп бара. Төзелеш, күчемсез милеккә инвестицияләр һәм компетенцияләр алмашуга бәйле уртак кызыксыну елдан-ел арта. Бу уңайдан «КазанФорум»ның мөһим өлеше булып тора торган халыкара күчемсез милек күргәзмәсе ел саен алдынгы инвесторларны, архитекторларны һәм дәүләт оешмалары вәкилләрен бер мәйданга җыя, – диде Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин форум кысасында үткәреләчәк күргәзмә турында.
Билгеле булганча, җыен көннәрендә «Казан Экспо»да ислам илләре яшь пешекчеләренең Юныс Әхмәтҗанов исемендәге халыкара турниры да уза. Быел ул 13–15 майга билгеләнгән. Анда дөньяның 18 иленнән 16 дан алып 25 яшькә кадәрге пешекчеләр катнаша. Форум кунаклары ярышларны күзәтеп кенә калмыйча, турнирда катнашучылар әзерләгән тәм-томнардан сыйлана да ала. Өченче тапкыр үткәрелә торган турнирга яңалык та керткәннәр. Ярышларның берсендә пешекчеләргә кара тартмалар тәкъдим итәчәкләр: ризык әзерләргә кирәк булачак азык-төлек исемлеген катнашучылар соңгы мизгелдә генә беләчәк. «Татарстан командалары өчен әлеге турнир татар һәм рус халык ашларын башка илләрнең гастрономия мәктәпләре белән бер дәрәҗәгә күтәрү мөмкинлеген бирә. Без бу ярышны республиканы халыкара гастрономия картасында танытуның бер ысулы итеп күрәбез», – диде Татарстанның рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе җитәкчесе Зөфәр Гаязов.
Форум кунакларын бай спорт программасы да көтә. 15–18 майда Болгарда милли көрәш буенча БДБ илләре чемпионаты узачак. Анда 100 дән артык иң көчле батыр катнашачак, дип көтелә. Спортчылар 11 авырлык категориясендә җиңү өчен көрәшәчәк. Турнир форумның мәдәни программасының төп вакыйгаларының берсе булган Изге Болгар җыены кысасында узачак гала-матч белән тәмамланачак.
15–20 майда Казанның Су спорты төрләре сараенда суга сикерү буенча Россия чемпионаты үткәреләчәк. Әлеге турнир йомгаклары буенча Парижда узачак Европа чемпионатында катнашачак Россия җыелма командасы составы ачыкланачак дип фаразлана. Программа кысасында шулай ук 17 майда «Ак Барс Арена»да «Рубин» һәм «Пари НН» командалары да очрашачак. Форум кунаклары һәм Казан халкы өчен тагын бер спорт чарасы – 16 май көнне Казан ипподромында ат чабышы һәм жокейлар чемпионаты узачак. «Ислам илләрендә ат чабышына карата кызыксыну зур. Казанда узачак ярышлар эшлекле программадан соң рәхәтләнеп ял итү, рәсми булмаган шартларда аралашу өчен менә дигән мөмкинлек», – диде бу уңайдан Талия Миңнуллина.
«КазанФорум – 2025» саннарда
6 көн
200 чара
500 дән артык массакүләм матбугат чарасы вәкиле
Форумның эшлекле программасында катнашучылар – 8440 кеше
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез