Газетага язылу

Татарстан Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты елга нәтиҗә ясады

17 утырыш, 20 закон проекты. Татарстан Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты елга нәтиҗә ясады. Комитет рәисе Алексей Созинов журналистларны ел буе башкарылган эшләр белән таныштырды.

– Бүген комитетта 14 кеше эшли. Алар арасында сәламәтлек саклау белгечләре, профсоюз һәм волонтерлык хәрәкәте лидерлары, спорт һәм яшьләр сәясәте вәкилләре эшли. Безнең комитет социаль юнәлешне колачлый.

 СВОда катнашучы ир-егетләр, аларның гаиләләре, балалар үстерүчеләр, физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләр язмышлары да безнең аша хәл ителә, – ди Алексей Созинов. 

Комитет  җитәкчесе әйтүенчә, быел 17 утырыш узган. Очрашуда яшүсмерләргә медицина һәм стоматология ярдәме күрсәтү, спорт һәм физкультура дәресләре белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыру, ятимнәр йортлары белән эшләү, спорт белән шөгыльләнүчеләргә мөмкинлекләр тудыру турында сөйләшүләр булган. Барлыгы 45 сорауга җавап һәм чишелеш табылган.

– Утырышлар депутатлар белән генә узмый. Без җыелышларга төрле ведомоство вәкилләрен дә чакырабыз. Комитетның Экспертлар советы белән күп эш башкарыла. Закон проектларын әзерләгәндә аларның фикерләре бик мөһим, – ди Алексей Созинов. –  2025 елда комитет тәкъдим иткән 20 закон проектның 14 е закон статусын алды.

Алексей Созинов хәл ителгән мөһим мәсьәләләрне дә атады. Хәзер социаль түләүләр билгеләгәндә хезмәт ветеранының уртача керемен 20 мең сумнан түгел, 23 мең сумнан исәплиләр. Опекуннарга түләнә торган акча да өчләтә артып 8 мең 641 сум булган. Ә инде бала алып үстерүче опекуннарның медицина  яки педагогик белеме булса, алар ай саен 13 мең 546 сум акча ала.

Шулай ук комитет тәкъдиме белән 16 яше тулмаган балаларга бензин сату тыелган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре