– Суларны саклау илебез өчен өстенлекле бурыч. Фән белгечләре белән бергә бу юнәлешне кайгырту бик мөһим. Без киләчәк буыннарның язмышын кайгыртабыз, – диде ул.
Исегезгә төшерәбез, “Зәңгәр күлләр” табигать заказнигы 19 миллион сум күләмендә Президент фонды грантын откан иде.
– «Зәңгәр күлләрне саклаучылар» проекты Татарстан өчен бик кирәк. Ул бөтен республикадагы су саклау өлкәсендәге волонтерлары берләштереп тора. Бу проект ике еллык планны үз эченә ала. Күп кенә яшьләр күлләргә кагылышлы сораулар белән кызыксынды. Алар фикерләшергә, теләк-тәкъдимнәрен җиткерергә, проект кысаларында куелган бурычларны үтәргә риза.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез